Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында "Идел-йорт" XVI халык театрлары коллективлары фестивале җиңүчеләре бүләкләнде

Мөслим районы җирлегендә өч халык театры эшләп килә – Район мәдәният йортында, Метрәй һәм Иске Вәрәш авылларында. Алар ел саен “Идел-йорт” Төбәкара халык театрлары коллективлары фестивалендә катнаша. Быел район мәдәният йортындагы халык театры куйган “Сүнгән йолдызлар” спектакле Гран-прига лаек булды. “Татар театр сәнгатен үстерү өчен мондый фестивальләр бик кирәк. Без фестиваль башланганнан бирле - уналтынчы ел рәттән катнашабыз”, ди мәдәният тармагынад 25 ел эшләүче Мөслим районы мәдәният бүлеге мөдире Ирек Салихҗанов. 12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Идел-йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестивале җиңүчеләре бүләкләнде. Жюриның иң күп тавышын җыеп, быел Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры “Идел-йорт”ның җиңүчесе дип танылды. Алар фестиваль-конкурста Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән катнашкан иде. Куючы режиссер – Зөлфия Фәхретдинова. Мәгълүмат өчен: фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде. Конкурсның беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында үткәрелде. Икенче тур Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Әтнәдә, Казанда үтте. Икенче этапта жюри 44 спектакльдән 18 театр коллективының эшен сайлап алды. Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюри әгъзалары - Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова. Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов. “Былтыр без III дәрәҗә диплом алган идек. Районга җитәкче булып Рамил Хәмзович килгәннән бирле безнең коллективка игътибар зур. Матди яктан да кыенлык кичермибез, - ди халык театры режиссеры Зөлфия Фәхретдинова. - Классик әйбергә тотыну җиңел түгел. Башта байтак интектек. Интернеттан да материал эзләндек. Шулай итеп әкренләп ерып чыктык. Җырчы артистларыбыз булмаса, мондый әсәргә алынып булмас иде, әлбәттә. Безнең алар бар – җырчыларыбыз да, биючеләребез дә. Исмәгыйльне Илфират уйный, ул Мәдәният сараенда эшли, Сәрвәрне - Гүзәл Рәхимуллина, Надир мәхдүмне Равил Тимкин уйный. Ул Мөслим музееның фәнни хезмәткәре. Коллективыбызда укытучылар да бар, музей хезмәткәрләре дә”. Спектакльнең декорациясе катлаулы түгел – аны кору матди кыенлыклар тудырмаган, киемнәрнең күбесе клубныкы, яңалары да тегелгән. “Сораганымны бирделәр, кулым эш белә, үзем дә тегеп куям”, ди режиссер. Спектакльнең беренче тамашачылары Мөслим халкы булган, Азнакайда, Минзәләдә дә күрсәткәннәр. “Райондагы авылларның күбесендә йөреп чыктык. Бушка йөрдек, репетиция булсын дидек. Әле тагын да уйнаячакбыз”, ди Зөлфия Фәхретдинова. “Бу спектакльне әле Сарманга, Актанышка алып чыгарга исәп бар. Халыкка бушлай күрсәтәбез. Авыл халкы клубка килсен, мәдәни тормыш белән яшәсен”, ди мәдәният бүлеге мөдире Ирек Фаязович. Шунысы да игътибарга лаек, халык театры гел җиңел комедияләр белән генә мавыкмый. Былтыр алар Равил Сабырның “Абага алмасы ачы була” әсәрен чыгарсалар, алдарак Аманулланың “Моңлы ядкәрен” куйганнар. Тинчурин театрында “Сүнгән йолдыз”ларны уйнаган халык театрын карарга район башлыгы Рамил Муллин да килгән иде. “Идел-йорт” фестивалендә җиңгән халык театрлары коллективларын Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты  рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров котлады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев