Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Тинчурин театрында чираттагы премьера - Туфан Миңнуллинн әсәренә нигезләнгән музыкаль комедия

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 16 декабрьдә сезонның чираттагы премьерасын – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль нигезендә Туфан Миңнуллинның иң күренекле әсәрләреннән берсе — «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасы ята.  Режиссер Резеда Гарипова куелышында әсәр заманча яңгыраш ала. Спектакльдә театрның талантлы яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша. Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала. Бүгенге яшьләр тормышын чагылдырган әлеге заманча музыкаль комедия премьерасын күрми калмагыз, дуслар! ☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru/site/event/326

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев