Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасы тәкъдим ителәчәк (фото)

25-26 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  сезонның беренче премьерасы – Аяз Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара.

Әсәрне театрның баш режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя. Спектакльнең рәссамы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев.

Мелодрамада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов катнаша.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="8697,8698,8699,8700,8701,8702"]

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев