Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында "Арчалар - ут күршеләр кунак җыя" дип исемләнгән концерт-тамаша үткәреләчәк

6, 7 апрельдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Арчалар — ут күршеләр кунак җыя» дип исемләнгән театральләштерелгән концерт-тамаша үткәрелә. Татарстанның Арча якташлыгы тарафыннан оештырылган бу чарада быел Арча районыннан чыккан җырчылар белән беррәттән, башка якташлыклар вәкилләре дә катнаша. Аерым алганда, концерт-тамашада Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ,  Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» һәм башкалар чыгыш ясаячак. Рәхим итегез, дуслар! ☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17

тин афиша

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев