Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары очрашу үткәрә

Быел К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә 18.30 да башланачак әлеге чарада Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча районы үзешчәннәре белән беррәттән, республиканың башка якташлыклары вәкилләре дә катнаша. Бу турыда “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. Аерым алганда, концерт-тамашада Айдар Фәйзрахманов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина, Рәсим Низамов, Айгөл Бариева, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинант Фәтхи, Искәндәр Биктаһиров, Венера Шәмиева, Зөлфия Минһаҗева, Нурзадә, «Кызлы йорт» төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак. Казандагы традицион очрашуның мәртәбәле кунаклары сыйфатында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин һ.б. вазифаи затлар чакырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев