Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Арча районы якташлыгы "Арчалар – ут күршеләр кунак җыя"дип исемләнгән концерт үткәрде

Кичә республиканың Арча районы якташлыгы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Арчалар – ут күршеләр кунак җыя” дип исемләнгән зур концерт үткәрде. Тамашачылар милли туй мәҗлесе рәвешендә үткән театральләштерелгән тамашаның икенче сериясен бүген күрә алачак. Әлеге бик матур концертта Арча төбәгендә туып үскән җырчылар – Нурзадә, Рөстәм Закиров, Габделфәт Сафин, Гөлзадә Сафиуллина,  Фәрид Низамиев һәм башкалар, сәнгать осталары, район үзешчәннәре катнашты. Кияү белән кәләшне башка район - Балтач, Мамадыш, Саба, Лениногорск, Әтнә, Мөслим җырчылары – Айгөл Бариева, Искәндәр Биктаһиров, Люция Мусина, Ришат Шәйхетдинов, Алсу Әбелханова, Алинә һәм Азат Кәримовлар  котлады. Моны безнекеләр – арчалылар гына булдыра! Башка бер генә район якташлары да ике көн рәттән искиткеч тамаша күрсәтми! Бу концертны күрми калырга берничек тә ярамый иде. Рәхәтләнеп, көтеп алып, бик зур теләк белән җыелдык бирегә, - дип горурлана Арчадан килгән бер төркем тамашачы-кунаклар. Хәер, туган яклары, якташлары белән ихластан горурлану хисе бирегә килгән һәр кешенең күз карашыннан ук сизелә иде.  Горурланырсың да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һәм башка күп кенә танылган, абруйлы, талантлы шәхесләрнең туган ягы бит ул Арча! Якташларын сәламләргә районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Менә инде өченче ел рәттән бу очрашуны көтеп алабыз, яратып киләбез. Бер очрашу – бер гомер, диләр. Биредә сезне күрү, фикерләрегезне ишетү, кайткач, шул теләкләрне тормышка ашырып яшәү тормышыбызга дәрт өсти. Арчада бик күп эшләр эшләнә. Үзем эшли башлаганнан бирле  2,5 ел эчендә икенче мәктәп сафка басып килә, узган ел дүрт балалар бакчасы төзегән булсак, быел тагын икене салабыз, ике авылда мәдәният йорты, ике ФАП, ветеринарлар өчен ике йорт  булдырдык, җиде авылга асфальт юл салынды, быел тагын дүрт авыл планда каралган. Арча – иң зур авыл хуҗалыгының берсе, якташларыбызның дәүләт икмәгенә керткән өлеше шулай ук зур. Киләчәктә дә сезнең белән аралашып, дус булып яшәргә насыйп булсын, - диде ул. фәнис җ Арчаның үзендә генә түгел, Казанга чыгып киткән якташларыбыз да бик зур эшләр эшли. Безнең районнан чыккан өч министрыбыз, генералларыбыз, дәүләт эшлеклеләребез бар. Аларның һәрберсе Тукайның йөзенә кызыллык китермичә, тырышып эшли. Арчалылар бердәм, нурлы халык. Ике көнлек концертыбызга килергә дә теләк белдерүчеләр шулкадәр күп булды, хәтта өстәмә рәвештә урындыклар кертеп, күбрәк кешене кертү мөмкинлеген тудырдык, - диде “Арча якташлыгы” җәмгыяте рәисе, Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Аның сүзләре буенча, быел Президент якташлыкларга грант бирү указын чыгарган. Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйть Шакиров тәкъдим итүе беләен, барлык якташлыкларның координацион советы төзелгән. Моннан соң барлык якташлыклар бер-беребезне белеп, аралашып яшәрбез дип өметләнәм. Һәм әлеге концерт та шуңа беренче адымнар булсын иде, - дигән теләкләрен җиткерде Фәнис әфәнде.

 Зөһрә Садыйкова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев