Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театрында Айдар Хәлимнең иҗатына багышланган кичә узачак

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 27 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый, Һ.Атласи, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең иҗатына багышланган кичә булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Айдар Хәлим хәбәр итте. “Кайсыгызны юатыйм?” дип исемләнгән иҗат кичәсе язучының 75 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Юбилярны котларга Татарстанның рәсми затлары, иҗатташ дуслары һәм Мәскәү, Уфа, Омск шәһәрләреннән дә вәкилләр киләчәк. Бу кичтә Айдар Хәлимгә Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылыр, дип көтелә. Бәйрәм кичәсе көнне К.Тинчурин исемендәге театр фойесында язуның Татарстан китап нәшриятында басылган китапларыннан торган күргәзмә дә оештырыла. Кичәдә язучының  соңгы елларда дөнья күргән “Татар солдаты” (татар һәм рус телләрендә), “Шушы кырлар, шушы тугайларда” дигән китаплары сатылачак. Белешмә: Язучы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 1942 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Миякә районына кергән Бәләкәй Кәркәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укыган елларында ул яшь шагыйрь буларак таныла. Язучы – татар шигърияте, татар прозасы, татар публицистикасы һәм татар әдәби тәнкыйтенең иң күренекле һәм үзенчәлекле вәкилләреннән берсе. Шагыйрь буларак аның беренче әсәрләре татар телендә 1969 елны Казанда “Беренче карлыгачлар” сериясендә басылып чыга. А.Хәлим – драматургиядә дә иҗади көчен сынап караган каләм остасы. Әдипнең XX гасырның ахыры – XXI гасырның беренче елларында иҗат ителгән күпсанлы публицистик әсәрләре, мәкаләләре, эсселары, юлъязмалары, туган төбәгенә һәм якташларына багышланган “Минем Түгәрәк Имәнем”, халык санын алу уңае белән язылган “Яңа сагыш”, “Боза-боза паспортны...” кебек китаплары да шул ук көрәш рухы, гаделлекне яклау, милләтпәрвәрлек идеяләре белән сугарылганнар. Публицистика өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен А.Хәлим 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый, Бөгелмә җәмәгатьчелегенең мәгариф буенча Һ.Атласи исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Туксанынчы елларда А.Хәлим сәнгатьле проза өлкәсендә дә зур иҗади уңышларга ирешә. Аның “Өч аяклы ат”, “Казыктагы итальян” повестьлары, “Кыйбла”, “Берлинга хат”, “Авылдаш”, “Җырлар вакыт” һәм башка күпсанлы хикәяләре һәм бигрәк тә “Татар вакыты” исемле кечкенә романы әдәби тәнкыйтьтә бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге итеп бәяләнә. Юбилей кичәсендә язучыга Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылыр, дип көтелә.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев