Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театры сәхнәсендә Хәй Вахит пьесасы буенча куелган "Яшерен эзләр" спектакле тәкъдим ителәчәк

9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә сезонның чираттагы премьерасы — күренекле татар драматургы Хәй Вахит пьесасы буенча куелган «Яшерен эзләр» спектакле тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә. Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрыбызның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша. 2018 елда драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тула. 1950-1960нчы елларда аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр татар театрлары сәхнәсеннән төшмәде. Туфан Миңнуллин юкка гына: “Хәй Вахит татар театрының бөтен репертуарын үз җилкәсендә күтәрде”, – дип әйтмәгән. К.Тинчурин театрының Хәй Вахит әсәрләренә беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Хәзерге вакытта да сәхнәдә уйнала торган «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләренең халык арасындагы популярлыгы, Хәй Вахит әсәрләренең кызыклы, үзенчәлекле булуы, профессиональ югарылыкта язылганлыгы турында сөйли. Авторның заман проблемаларын нечкә тоемлап иҗат иткән әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы һәрвакыт яратып, үз итеп кабул итә. “Яшерен эзләр” пьесасы 1956 елда язылган. Шул ук елны аны Күчмә театрда режиссер Кәшифә Тумашева сәхнәләштергән. Шул рәвешле, Резеда Гарипова моннан 60 ел элек куелган спектакльне кабат сәхнәгә кайтара. “1956 ел кешеләре… Алар нинди булган? Бер караганда, нәкъ безнең кебек үк, шул ук вакытта бу – хәзер “искелек калдыгы” дип бәяләнгән тормыш һәм мәхәббәт кагыйдәләрен югалтып бетермәгән кешеләр. Аларга карап сокланырга, алар белән эчтән генә бәхәсләшергә, кайвакыт исә кызганырга да була үзләрен. Кыскасы, шул чорның яшерен эзләреннән бергәләп атлыйк!”, – диелә спектакльнең аннотациясендә.  
К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев