Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Тинчурин театры коллективы Биләрдә булып кайтты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Корбан гаете уңаеннан Биләрдәге Изге Чишмәгә барып, корбан чалдырды һәм аш мәҗлесенә җыелды. Тарихи урындагы бу җыен матур традициягә әверелде. Яңгыр явып торуга карамастан, әлеге күркәм чара театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы, театрның профсоюз комитеты рәисе һәм әгъзалары тырышлыгы белән быел да үткәрелде.

Казанның “Иман нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов мәҗлесне изге Коръән аятьләре укудан башлады. Аннары чарага җыелган һәркем Аллаһы Тәгаләдән иминлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы сорап, дога кылды.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев