Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин театры Г.Тукай әсәрләренә нигезләнгән "Сөй гомерне!" һәм "Шүрәле-online" cпектакльләрен тәкъдим итәчәк (фото)

Апрель Татарстанда Тукай ае буларак билгеләп үтелә. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 17 апрельдә Мамадышта Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән "Сөй гомерне!" шигъри драмасын күрсәтәчәк. 24 апрельдә әлеге спектакльне Яшел Үзәндә яшәүчеләр тамаша кыла алачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. “Сөй гомерне!” - Г.Тукайның “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булган. DSC_102511 Аның режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә - Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайткан. Театр тарафыннан Тукайның туган көне уңаеннан оештырылачак чараларның чираттагысы 25 апрельдә була. Бу көнне Казан укучыларына Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online ” cпектакле тәкъдим ителәчәк. Төрле тылсым һәм могҗизаларга, уен-көлке һәм җыр-биюләргә бай әлеге әкият нәниләр күңелендә туган җиргә, туган телгә, китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр. Шурэле-онлайн   IN1B60691

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев