Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Тинчурин сәхнәсендә Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе узачак

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе була. Ул Гөлзадә Сафиуллинаның 70 яшьлек юбилеена багышлана. “Мин шоулар ясамыйм. Халыкка әйтәсе сүземне әйттем, эшлисе эшләрем эшләнде. Бу билгеле бер дәрәҗәдә нокта кую”, - диде Гөлзада ханым. “Бөтенләй туктап бетеп булмаса да, алга профессиональ зур сәхнәдә зур концертлар куеп йөреп булмас инде”, дип аңлатты ул үзенең “нокта кую” фикерен шәрехләп.

Концертта катнашу өчен Гөлзадә Сафиуллинаның Америкада укучы оныгы Ширин Аль-Анси да кайткан. “Оныгым минем концертым өчен ике генә көнгә кайтты. Концертта “Сөембикә варислары” бәйгесе җиңүчеләре дә катнашачак”, ди озак еллар дәвамында “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы Гөлзадә ханым. Концерт программасында Гөлзадә Сафиуллинаның халык күңеленә кереп калган популяр җырлары белән бергә яңа җырлар да яңгыраячак, талантлы яшь режиссер Илшат Рәхимбайның “Әй татарлар” җырына яңа клибы тәкъдим ителәчәк. Моннан берничә ел элек Гөлзадә Сафиуллина башкаруындагы "Әй, киң төрки даласы!" җырына видеоклипны да Илшат Рәхимбай төшергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев