Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Яңа ел тамашалары бара

Тамашалар 20 декабрьдә башланып киткән иде. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды. Бу өлештә балалар Кар патшабикәсе, Фиксик, Татар малае һәм башка  әкият һәм мультфильм геройлары белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнады, җырлады, биеде. Әлбәттә, бәйрәм Яңа елның төп сәбәпчеләре — Кыш Бабай белән Кар кызыннан башка уза алмый. Шуңа балаларга аларны күрү бәхете дә тәтеде. DSC_7010 DSC_7017 Соңрак нәни дусларыбызга Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин әсәре буенча куелган «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкияте күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Яңа ел көнне абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Айсылу өйдә ялгызы гына калалар. Рөстәм, аңын компьютер шаукымы томалаган күп кенә замандашлары төсле, Кыш бабай белән Кар кызы  барлыгына  ышанмый. Айсылу исә, киресенчә, җирдә тылсым, могҗиза булуына чын-чынлап ышана һәм Кыш бабай килүен сабыйларча түземсезлек белән көтә. Әмма Кыш бабайга кадәр өйдә, иске авыл сандыгыннан,  Шым-шым атлы нәни бичура пәйда була… Бик күп тылсым, юмор һәм төрле могҗиза белән сугарылган әлеге әкият нәниләргә серле Яңа ел бәйрәменең асылын ныграк аңларга ярдәм итә. Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Балаларга шулай ук тылсымлы маҗараларга бай «Али Баба һәм өч карак», «Шүрәле-online» әкиятләре дә тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Күмәк заявкалар буенча да заказлар кабул ителә.
К.Тинчурин театры
фото: tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев