Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Ул кабызган утлар балкышы" гала-концерты уздырылды (фото)

29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең зона сайлап алу этаплары ай дәвамында Буа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә уздырылган иде. Республика мәктәпләрендә белем алучылар спектакльдән өзек, монолог һәм җыр номинацияләрендә көч сынашты. Казан укучылары исә Кәрим Тинчурин исемендәге VIII милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карап, түбәндәге иҗат эшләрен башкарды: фәнни-иҗади эш, инша, рәсем-эскиз һәм макет. Балаларның иҗатын Татарстанның танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.

Финалга үткән укучыларга бүген Казан буйлап экскурсия оештырылды. Балалар башкалабызның истәлекле урыннары белән танышты. Төштән соң исә театрыбыз гримерлары бәйге финалистларына грим салу буенча мастер-класс уздырды. Бутафория, костюмнар цехы буйлап уздырылган экскурсия дә балаларда зур кызыксыну уятты.

«Ул кабызган утлар балкышы» гала-концертын Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, быел бәйгедә республиканың 300дән артык мәктәбеннән балалар катнашырга теләк белдергән.

«Һәрберегез үз алдыгызга максат куегыз һәм сез аңа, һичшиксез, ирешерсез!», — дип, укучыларга теләкләрен җиткерде Фәнис Мөсәгыйтов. Гала-концертта җиңүчеләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин, Татарстанның халык артистлары Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Зөфәр Харисов, ТР Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге баш белгече Аида Мозаффарова, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, республика районнарының мәдәният бүлеге җитәкчеләре һәм башкалар тәбрикләде. Финалга узган укучылар исә үзләренең сәләтләрен тагын бер кат күрсәтеп, Тинчурин театры сәхнәсендә спектакльләрдән өзекләр, монологлар тәкъдим итте, җырлар, биюләр башкарды. Төрле номинациядә җиңүчеләр диплом, сын һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Гран-при ияләренә бәйгенең төп бүләге — «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды.

Искәртеп үтик: беренче тапкыр 2012 елда оештырылган әлеге бәйге К.Тинчурин исемендәге театр тарафыннан, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында уздырылды. Ул татар театрлары һәм мәктәпләре арасындагы бәйләнешне ныгыта, укучыларны милли рухта тәрбияләүдә уңай йогынты  ясый.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="13002,13003,13004,13005,13006,13007,13008,13009,13010,13011"]

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев