Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды

22 декабрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Иң элек сабыйларга театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән уены оештырылды. Кыш бабай белән Кар кызы балалар белән уеннар уйный, викторина сорауларына бергәләп җавап эзләде. Соңрак тамаша залында тылсымлы маҗараларга бай "Әкият китабы" спектакле тәкъдим ителде. Шамил Фәрхетдинов иҗат иткән пьесаны К.Тинчурин театрының яшь артисты Зөлфәт Закиров сәхнәләштергән. Куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Нәни тамашачыларга “Әкият китабы”ннан тыш, “Шүрәле-online” һәм “Али баба һәм өч карак” спектакльләре дә тәкъдим ителәчәк. Татарча чыршы бәйрәмнәре Казанның “Әкият” курчак театрында һәм Кариев исемендәге театрда да башланып китте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев