Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Нуретдин Нәҗмиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан бенефис-спектакльләр оештыра

5 октябрьдә Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистның туган ягы Балык Бистәсендә һәм Казанда бенефис-спектакльләр оештыра.

Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев – 51 ел гомерен театрга багышлаган шәхес. Шуның дүрт дистә елы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә 100дән артык роль башкарылган. “Аллага шөкер, рольләрдән уңдым – сәхнәдә малайны да, бабайны да уйнадым!” – дип шаяртырга ярата бу уңайдан Нуретдин ага. Ул үзен бәхетле артист, гомумән, бәхетле кеше дип саный. Лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә сәхнәдә яраткан тамашачысын сөендереп яши бирә.

Нуретдин Нәҗмиев катнашында бенефис-спектакльләр 28 октябрь 19.00дә Балык Бистәсе мәдәният йортында (“Мәхәббәт баскычы”), 9 ноябрь 18.30да Тинчурин театры сәхнәсендә (“Эх, алмагачлары!”) булачак.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев