Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры совет чорындагы иң яхшы татар спектакльләрен яңартуын дәвам итә

Казанның К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры совет чорындагы иң яхшы татар спектакльләрен яңартуын дәвам итеп, сәхнәгә "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" спектакле премьерасын чыгарды. Русчага “Студенческий договор. Наши дни” дип тәрҗемә ителгән. Спектакль нигезендә Туфан Миңнуллинның иң күренекле әсәрләреннән берсе — "Ак тәүбә, кара тәүбә" пьесасы ята. Әлеге пьеса язылып, беренче тапкыр сәхнәгә куелганга кырык ел булган. Соңрак бу пьесаны башка татар дәүләт һәм халык театрлары яратып куйса да, беренче мәртәбә ул биредә куелган. "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклен беренче мәртәбә Тинчурин сәхнәсендә 1976 елда театрның баш режиссеры Равил Тумашев чыгарган булган. Театрда Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев һәм Туфан Миңнуллин кебек күренекле авторлар ел саен диярлек куела торган чор була ул. Илдар Юзеевның Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларны таныткан “Кыр казлары артыннан” спектакле дә нәкъ шул елны дөньяга чыга. Сәхнәдә Гомәр ролендә - яшь Наил Шәйхетдинов, Ризван ролендә - быел 70 яшен билгеләп узган Нуриәхмәт Сафин, Тәнзилә – Луара Шакирҗанова, Алинә – Зөләйха Хәкимҗанова. Бүген инде урта һәм олы яшьләрдәге тамашачылар әлеге спектакльнең нинди зур уңыш белән барганын әле дә сагынып сөйлиләр. “Мин уйнамадым ул спектакльдә. Без бит ике төркемгә бүленеп чыга идек авылларга. Мин башка төркемдә башка спектакльдә уйнаганмын. Ә монда Наилләр, Нурилар уйнады”, - ди яшьләр иҗатын тамаша кылырга килгән театр легендасы Исламия Мәхмүтова. Әлеге беренче куелышта спектакль рус теленә “Зарок” дип тәрҗемә ителгән булса, моннан 19 ел элек Рәшит Заһидуллин үз студентлары белән куйган вариантта “Клятва по-студенчески” тәрҗемәсе барлыкка килгән. Ул елны студентлар белән куелган ике спектакль дә Тинчурин сәхнәсенә менә: “1997 ел иде ул. Рәшит Галиевич безнең белән берьюлы ике спектакль чыгарды. Берсе Лорканың “Канлы туе”, икенчесе – “Ак тәүбә, кара тәүбә” комедиясе иде. Мин Низам ролендә идем, хатыным Гөлчәчәк Алинәне уйнады”, - дип искә ала Тинчурин сәхнәсендәге беренче рольләрен Ирек Хафизов. Дөрес, бу куелышы озак бармый. Әлеге спектакльдә уйнаган студентларның да барысы да артист тормышын сайламый. Тинчурин театрындагы яңа - өченче куелышның исеме - "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр". Русчасы – “Студенческий договор. Наши дни”. Режиссер Резеда Гарипова куелышында әсәр заманча яңгыраш алган. Спектакльдә театрның яшь артистлары – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша. Пьеса сюжеты буенча төп геройлар – дүрт студент егет акча эшләргә – мәдәният йорты салырга авылга киләләр. Объектны соңга калмыйча тапшырырга кирәк – вакыт чикле. Егетләрнең өчесе кызлар артыннан чапмыйча, вакытында йокларга ятып, вакытында торып, эшне тизрәк бетерергә сүз куешалар. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Кызлары да бит аның гел шушы егетләр чатыры тирәсендә йөреп кенә торалар... Спектакльдә төп игътибар дүрт егеткә юнәлтелгән. Яшь режиссер кыз Резеда Гарипова артист егетләр белән җентекләп эшләгән, музыканы да үзе язган. Шулай итеп дүрт егет дуслыгына нигезләнгән яшьләрчә комедия барлыкка килгән. Спектакльне карарга драматург Туфан Миңнуллинның гаиләсе – күренекле артистка Нәҗибә Ихсанова белән Әлфия Миңнуллина да килгән иде. Спектакль бүген дә күрсәтелә - 17.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук 28 декабрь афишасында да билгеләнгән. Сүз уңаеннан, “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама Татар дәүләт театры реперуарында озак еллар сакланып килде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев