Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К.Насыйриның ерак бабасы нигез салган "Бәйрәш" чишмәсе янында бәйрәм була

Иртәгә, 30 июльдә кичке 6да, Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында “Саф чишмәләр илем – авылым” дип аталган зур бәйрәм чарасы була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әлеге авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Марат Гатиятуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Олы Ачасыр – су чыганакларына бай як. Авылда “Тимер улак”, “Гафәт”, “Ат улагы”, “Әнүкә” һәм башка чишмәләр ага. Әлеге бәйрәм чишмәләргә игътибарны арттыру, аларны саклау максатыннан, 1993 елда ук оештырыла башлаган, әмма соңгы ике елда уздырылмаган. Быел исә матур гадәтне кабат кайтарырга булганнар. “Быел эшмәкәр Әнвәр Миңнуллинның матди ярдәме һәм авыл халкы тырышлыгы белән “Бәйрәш” чишмәсе төзекләндерелде. Бу – тарихи чишмә. Аны Каюм Насыйриның ерак бабасы Бираш ачкан булган”, – дип сөйләде Марат Гатиятуллин. Быел ачасырлылар “Әнүкә” чишмәсен төзекләндерергә ниятли. Авыл җирлеге үзидарәсе һәм иганәче ярдәме белән “Бәйрәш” чишмәсе янында оештырылачак чарада иң элек “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле чишмәгә төшү күренешләрен, халкыбызның борынгы уеннарын күрсәтәчәк. Бәйрәм концертында җырчы ИлСаф һәм яшь башкаручыларның чыгыш ясавы көтелә. Кунакларны шулай ук чәй табыны, коймак, дискотека һәм салют көтә, диелә чараның афишасында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев