Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"К.Насыйри туган җирен торгызу" фонды тарих сөючеләр арасында бәйге игълан итә

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы республикабызда иң борынгы авыллардан саналса да,  аның тарихы ныклап өйрәнелмәгән, ди «Татар-информ» хәбәрчесенә «К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина. «Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри дөньяга килгән данлыклы авыл булса да Кече Шырдан тарихы турында басмалар да, китаплар әлегә кадәр юк, - ди Асия Гобәйдуллина. -  «К.Насыйри туган җирен торгызу»  фонды саллы гына приз фонды белән тарих сөючеләр арасында "Кече Шырдан авылы тарихы" буенча фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе игълан итәргә карар кылдык. Беренче урынга - 20 мең, икенче урынга - 15 мең, өченчегә - 10 мең акчалата бүләк каралган». «К.Насыйри туган җирен торгызу» фонды бөек мәгърифәтчегә багышланган конкурсларны еш оештыра. Күптән түгел генә мәгърифәтче Насыйри иҗатына багышланган иҗади конкурс булып узган иде. Бүгенге көндә Кече Шырдан авылы яңарыш кичерә. Биредә халык көче белән К. Насыйри исемендәге мәчет төзелеп килә. Авылның тарихи урыннары төзекләндерелә, чишмәләр яңартыла. Яңа игълан ителгән проектта туган якны өйрәнүчеләр, студентлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр һәм дә авыллар тарихы белән кызыксынучы, архивлар белән эшли алучы теләсә кем катнаша ала.  Авылга нигез салучылар, Болгар ханлыгы чорындагы авылга нисбәтле вакыйгалар һ.б. тарихи борылышлар дәверендә  Кече Шырдан авылы хакындагы материалларны тупларга кирәк булачак. Конкурсантлардан  хезмәтләр  shaki-ramil@yandex.ru адресына 2017 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев