Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗәни укыткан йорт юбилеен билгели

Ул 1876 елның 24 октябрендә “Казан укытучылар институты 1872 елда император Александр II шәһәр училищеларын булдыру турындагы карары нигезендә ачыла. Бу халыкны мәгърифәтле итүдә зур адым була, чөнки махсуслашкан училищелар өчен мөгаллимнәр әзерләргә кирәк була. Шуңа күрә карарда укытучылар институтлары булдыру турында да әйтелә.  Бу уку йортында мәгърифәтче Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани белем бирә. Монда укыган шәхесләрдән язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, сәясәтче, II һәм III дәүләт думалары депутаты Садри Максуди, революционер Хөсәен Ямашев, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, татар профессиональ театрын оештыручыларның берсе Ильясбәк Кудашев-Ашаназарский («Сәйяр» төркемен оештыручы), галим Мөхетдин Корбангалиев, Гыйлем Камай, Гыйбад Алпаров, дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевләрне атарга була.

“Аңлашыла ки, беренче ике иң зур институт ике төп калада — Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә ачыла. Өченче шәһәр итеп Казан сайлана. Ул вакытта ук Казан күп кенә күрсәткечләр буенча Россиянең алдынгы өченче шәһәре булып санала”, — ди ТР Дәүләт архивының документлар публикациясе секторы мөдире  Ольга Федотова.

“Беренче вакытта институтның үз бинасы булмый. Иң элек ул Мәскәү (ул вакытта Успенский урамы) урамындагы Волков йортында (ул хәзер сакланмаган) ачыла. Йорт уку-укыту өчен бөтенләй җиһазландырылмаган була. Институт берничә тапкыр күченә. Бу уку барышына нык комачаулый һәм институт идарәсе үзләренә махсус йорт сатып алырга дигән фикергә килә”, — дип сөйли Ольга Федотова.

Аның аңлатуынча, сатып алынган йорт Карл Маркс (ул вакытта Грузинский) һәм Жуковский урамнары кисешкән урында урнашкан була (ул үзенең беренчел кыяфәтен югалтса да, сакланып калган). 1876 елдан башлап, шушы бинада белем алган 25 кеше рус телен, математика, география, тарих, җәмгыять белеме, физика фәннәрен өйрәнә. Моннан тыш, укучыларга җыр, гимнастика, рәсем дәресләре дә керә.

Инстиутта бик көчле һәм белемле укытучылар укыткан. Аларның күбесе Казан университетын тәмамлый. Моннан тыш, алар һәрвакыт үзләренең квалификациясен арттыралар, тәҗрибә уртаклашыр өчен чит илгә чыгалар. Шушы ук институтны тәмамлаган һәм шунда ук укыткан танылган укытучыларның берсе – Василий Николаевич Парин (булачак академик Василий Васильевич Паринның әтисе). Ул монда укыта башлагач та, үзе укуын ташламый. Казан университетына укырга керә һәм соңрак танылган медицина докторы, хирург була.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев