Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җырларымда сагыш та, уйлану да, авырту да бар" - Рәдиф Кашапов (ВИДЕО)

«Мин соңгы вакытта кешегә аңлаешлы җырлар яза башладым», – ди музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов үзенең икенче – «Өмет станциясе» альбомы турында. Ул «Татар-информ»да үзенең яңа альбомын тәкъдим итте. «Өмет станциясе» альбомына музыкантның 15 композициясе кертелгән. Альбом Yummy Music лейблы кысаларында дөнья күргән һәм Рәдиф әйтүенчә, аны чыгаруда әлеге музыкаль берләшмәнең бөтен егетләре-кызлары – егермедән артык музыкант катнашкан. Рәдиф Кашапов – җырларның тулы авторы һәм башкаручысы. “Беренче альбомым Казанга күчеш чоры белән бәйле эксперименталь альбом булса, монысында мин кешегә аңлаешлы фикерләр җиткерергә тырыштым. Альбомны язу процессы бер елга сузылды, – ди Рәдиф Кашапов. – Бу альбомда минем бөтен хисләрем урын алган, аның кайберләре тискәре эмоцияләр белән дә бәйле”. Музыкант фикеренчә, альбом чыгару хәзер татар музыка сәнгате өчен яңалык булып тора: “Без сингллар, youtube клиплары заманында яшибез. Минем күптән альбом чыгару турында ишеткәнем юк”, – ди ул. Альбомда авыр роктан башлап, стильләр төрлелеге дә – яңалык. “Кухняда җыелып җырлап утыруны хәтерләткәннәре дә бар, бию җырлары да, кыллы квартет белән башкарылган җыр да бар. Рәдиф Кашапов үз җырларын “баянлы” “традицион” стильдә булмаса, аларда моң булуын ассызыклый: “Җырларымда сагыш та, уйлану да, авырту да бар. Бөтен җырга мелизм кертеп булмый”, – ди ул. Рәдиф Кашапов үз музыкасын тыңлаучыларны өч төркемгә бүлә: беренче төркем – “бик яшь кызлар”, икенчесе – “бик карт апалар” һәм өченчесе – “бөтенләй татарча тыңламаган, русча сөйләшүче кешеләр”. Искәртеп узабыз, Рәдиф Кашапов классик музыка мәктәбен үтмәгән. Ноталарны ике сәгать эчендә үзлегеннән өйрәнгән. Музыкант, ноталар белән генә музыканы тасвирлап булмый, дигән фикердә. Рәдиф Кашапов – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист, музыкант.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев