Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җырлар телне сакларга булыша" - Ренат Ибраһимов

Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Казанның FILMFLAY анимация студиясе җитәкчесе Даниил Фәйзрахманов журналистлар белән очрашты. Алар матбугат әһелләренә “Домой” җырына төшерелгән мультфильм тәкъдим итте. Очрашу вакытында Ренат Ибраһимов тарафыннан язылган китаплар турында да мәгълүмат бирелде. Пресс-конференция с Ренатом Ибрагимовым “Домой” җырын Бөек Җиңү көне уңаеннан иҗат иткән идем, - ди Ренат Ибраһимов. – Башта музыкаль-анимацион проектны “Ай-былбылым” җырына эшләргә дигән теләк бар иде. Ләкин “Домой” әсәренә тукталдык. Киләчәктә тулы метражлы мюзикл эшләргә ниятләдек. Бу җыр һәм башка татар телендә башкарылачак җырлар да анимацион мюзиклда урын алыр дип уйлыйм. Гади клиплар туйдырды, күңел ниндидер үзгә проектлар таләп итә”. Матбугат конференциясендә алты республиканың халык артисты исемен йөртүче Ренат Ибраһимов 1970 елларда тормышка ашмый калган проектлары хакында да бәян итте. Мәсәлән, ул борынгы Болгар уен кораллары яңгыраган “Болгар” ансамбле оештырырга теләгән. Ләкин ул заманнарда ансамбльне “Болгар” дип атарга ризалык бирмәгәннәр. Пресс-конференция с Ренатом Ибрагимовым Җырчы татар теленә нисбәтле фикерен дә белдереп узды. “Без гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Хатыным татарча яхшы белә, балаларым да татарча аңлый. Онытылып рус теленә күчкән чаклар да була. Безнең өйдә бабай да, әби дә яши, күбрәк әби татарча сөйләшә. Хатыныма да татарча гына сөйләш, дим. Балаларым татарча аңлый, ләкин татарча бик сөйләшмиләр, кайбер сүзләрне әйтәләр. Өебездә татарча җырлар еш яңгырый. Әби ТНВны кабызып җырлар тыңларга ярата. Минем бер-ике җырдан соң түземлегем бетә, аларның дәрәҗәсе авылча, бик үзешчән. Ләкин җырлар телне сакларга булыша”.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев