Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җырлар күп языла, әмма мәдәни кыйммәте булганнары, бәлки, 1 бәлки ярты проценттыр" - Нур Алиев

Беренче татар диджее Нур Алиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчыларны альтернатив музыка белән шөгыльләнүчеләргә тиңләде. Ул сүзләрен дәлилләп, аларның җырларының һәм, гомумән, татар милли музыкасы традицияләренә нигезләнеп эшләнгән әсәрләрнең радио-телевидениедә аз яңгыравын, шул сәбәпле азчылык булып калуын әйтте. “Чөнки нигездә банкет җырлар хөкем сөрә, радиода яңгыраган җырчылар алар барысы да тамадалар, ничектер музыкаль культура шул тармакка кереп китте, – дип дәвам итте ул. – Табын арты җырлары мейнстримга әйләнеп калды. Минем белән килешергә дә мөмкин, килешмәскә дә, әмма мин бүген фольклор музыкасын һәм татар халык җырларын да альтернатив юнәлешкә кертер идем. Болар барысы да массакүләм тамашачының игътибарын яулап алган “фастфуд җырларга” альтернатива булып тора”. Нур Алиев яңа юнәлешләрнең, рок, джаз булсынмы, фьюжн булсынмы, инструменталь милли музыка булсынмы – аларның радио-тедевидениедә яңгырамавына басым ясады. “Сүз дә юк җырлар күп языла, әмма мәдәни кыйммәте булганнары, бәлки, 1 бәлки ярты проценттыр. Калганы ике көндә иҗат ителә дә, радиода әйләндерелеп ротациядән төшеп калгач, онытыла. Болар кирәкме? Миңа – юк. Мин альтернатив музыканы, фольклорны тыңлап рухи азык алам”, –  диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев