Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җырчы өчен җырламыйча тору – бик зур фаҗига, югалту" - Вафирә Гыйззәтуллина (ФОТО/ВИДЕО)

Октябрь - татарларның хәтер ае: 1552 елгы, татар халык өчен фаҗигале булган вакыйгаларны нәкъ менә октябрьдә искә алалар. Бу нисбәттән татар халкы батыр йөрәкле каһарманнарын, лидерларын да барлый. Алар һәр заманда булган һәм бар. 90нчы еллар милли лидерларының берсе - ялкынлы йөрәкле, милли җанлы җырчы, милли хәрәкәт активисты Вафирә Гыйззәтуллина. Бүген без җырчының исән вакытларына әйләнеп кайтып, төрле елларда матбугатта чыккан әңгәмәләрен барладык. Вафирә Гыйззәтуллина әйткән фикерләр бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль һәм кыйммәтле. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе архивыннан
“Шәһри Казан” газетасы, 1995 ел, 18 февраль. Әңгәмәдәш – Р.Аймәт  Вафирә Гыйззәтуллина: - Сәхнә гомеремдә гел җырчы гына булып яшәмәдем. Нинди генә илләр гизмәдем, нинди генә кыйтгаларда булмадым, һәрвакыт халык сәясәте белән кызыксына идем. Халык нәрсә уйлый? Без кая барабыз? Ходай Тәгалә миңа алдан күрү, сиземләү сәләте биргән. Соңга таба замана җилләре дә минем эчке дөньямны аңлагандай булды. - Сүзләр йөри, янәсе, кайбер җырчылар, тавышлары беткәч, модага ияреп, сәясәткә кереп китте. Җырчының урыны сәхнәдә диючеләр дә бар... - Әйе, артистлар, язучыларга сәясәт тирәсендә чуалу нигә кирәк, һәркем үз эшен башкарырга тиеш дип әйтүчеләр бар. Килешәм. Әгәр җәмгыять сәнгать кадерен белеп яшәсә, безнең сәясәт тирәсендә чуалып йөрүебез кирәкмәгән дә булыр иде. Ләкин бүгенге көндә сәясәтсез булмый. Инде өч ел ярым репрессиядә яшим. Телевидениега да чыгармыйлар. Хәтта үзем оештырып йөргән Рөстәм Үтәй оркестрына кушылып җырларга да рөхсәт юк. Мин гомер буе матурлыкка табынып яшәдем. Әйе, сәнгать ул чиста, пакь, илаһи бер дөнья. Ә сәясәтне еш кына пычрак эшкә чуалчык гамәлгә тиңлиләр. Менә шуларның икесе арасында калу ул инде ике ут арасында калган кебек. “Сөембикә” журналы, 1991 ел, ноябрь
- ...Җырчы өчен җырламыйча тору – бик зур фаҗига, югалту. Аның гомере үтә бит, җырлау өчен бирелгән вакыты үтә... Әмма мин бу авыр чорымны барыбер акыл белән, бик бәргәләнмичә генә үткәрергә тырышам. Минем югары музыкаль белемем бар, көйне, җырны табигать үзе биргән нечкә сиземләү бар. Соңгы вакытта үзем җырлар яза башладым. Бик мавыгып, яратып башкарам бу эшне. Кайсыларының көен генә түгел, сүзләрен дә үзем язам. Матур гына килеп чыга кебек. Шигырьләрне мин инде күптән яза идем, хәзер исә иҗат дөньясы, чын талантлар һәм ялган кумирлар турында китап язып ятам. Гомумән, иҗат дәвам итә, әмма башка өлкәдә, башка биеклектә. Канатларымны кисәргә тырышалар, әмма кисеп бетерә алмадылар. Хәзер исә куллары җитми. Минем җаным аларның йонлач куллары җитмәс биеклектә...

Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе архивыннан “Шәһри Казан” газетасы, 1995 ел, 29 ноябрь. 

- Мөселманнарның хокуксызлыклары мәсьәләсен мәчет картлары дәрәҗәсендә генә күтәреп хәл итеп булмый, бу – сәяси проблема. Мәчеттә күтәргән сүз шунда кала ул. Аннан, дин әһелләренең нишләп ятканнарын күрмисезмени? Аларның күбесе, кызганычка каршы, мал, дан бүлешә. Күбесе зур проблемаларны дәүләт җитәкчеләре каршына куярга әзер дә түгел, курка. Аннан, алар үзләре яхшы яши бит. Тынычлыкларын бозасы килмидер.

Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе архивыннан

 Мәдәни җомга", 1995 ел, 8 декабрь
- Хәзерге вакытта милли бәйсезлек өчен көрәш стратегиясе бөтенләй башка төрле булырга тиеш. Мин ун елдан артык милли хәрәкәтнең иң алгы сафында булган кеше. Мин гел турысын әйтергә, сөйләргә яратам. Кемгә дә булса тәлинкә тоту миңа хас сыйфат түгел. Тарих биргән форсаттан файдаланмасак, милләт безне гафу итмәс. Хәзер мине милли хәрәкәттән читләштерделәр. Митингларда Вафирә Гыйззәтуллина милли бәйсезлек мөслегенә хыянәт итте, дип кычкыручылар дә булды. Көрәшнең төрле ысуллары бар бит. Кайда ул мөстәкыйльлек дигәннәре? Күрсәтегез аны миңа! Биш еллыгын билгеләп үттек тә нафталинлап кире сандыкка салып куйдык. Көя ашап бетермәсә, бер чыгарып селкеп өстебезгә дә киеп куярбыз әле, Аллаһы боерса. "Шәһри Казан" газетасы, 1995 ел, 6 гыйнвар - Мин башта 20 ел сәхнәдә көрәштем. Менә инде 10нчы ел халык арасында, көрәш мәйданында кайныйм. Парламентка килергә теләвем, ул бит һич кенә дә акча, машина, власть өчен түгел. Мин анда килүемне хәтта үзем өчен коллык дип тә саныйм. Чөнки мин очарга яратылган кош. Иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр парламентта эшләүне мин үзем читлеккә ябылган кош итеп хис итәм. Ләкин шуңа карамастан, үземнең ялымны, иҗатымны корбан итеп, парламентка килергә уйладым. Бу дөньяга гадел кешеләр дә кирәк бит. Белешмә Вафирә Гыйззәтуллина - җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты. Ул 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. Аннан 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты булып эшли. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиокомпаниясендә эстрада оркестры солисты була. Вафирә Гыйззәтуллина берничә тапкыр Татарстан Дәүләт Шурасына депутатлыкка сайлауга чыга.  2001 елның 17 сентябрендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була.
Автор: Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА әзерләде
Фото: С. БИКТИМЕРОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев