Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җыр нигә язылмый?

Соңгы көннәрдә автор башкаручы, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимовны иҗатташ дусты Фән Вәлиәхмәтов әрли башлаган. Инде бер елдан артык җырчы биргән бер генә шигырьгә дә көй язганы юк икән. Татар конгрессы каршында эшләп килүче “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасын җитәкли башлаганнан соң, уемда татар авыллары гына, ди Фәнир абый. Күңелгә никтер көй килми, дип аптырый ул. Шушы бер ел эчендә шактый татар авылларында булырга өлгергән. Ишек катында урын булганда, түргә узма, ди безнең халык. Фәнир абый да авыллар белән танышуны Башкортстаннан башлаган. “Яшермим, Башкортстанда гомер итсәм дә, күп кенә авылларда булганым, андагы тормыш-көнкүреш бе­лән кызыксынганым булмады, – ди ул. – Хәзер менә ничек яшәүләрен беләсем, күрәсем килә”. Башкортстаннан тыш, Татарстан, Чуашстан, Самара якларында да булып кайткан. “Һәр төбәкнең күкләргә чөеп мактарлык авыллары да, авыр язмышка дучар булганнары да бар”, – ди ул. Фәнир Галимовның уенда бүген ниләр бар? Газета укучыларга нәкъ менә шуларны бәян итәргә булдык. Тәҗрибә кыры Башкортстан буйлап йөр­гәндә, Чакмагыш районындагы авылларга бик сок­ланып кайттым. Әлеге рай­онның Аблай авылында сөт урнаштыруның үзгә бер юлын уйлап тапканнар. Шушы җирлектән чыккан әти­­ле-уллы Айдар һәм Артур Габдуллиннар халыктан сөт ризыкларын җыеп, Уфадагы кибетләргә алып китә. Мо­ның өчен авылның урта бер җирендә кабул итү урыны булдырганнар. Һәркемгә тартма сыман бикләнә торган урын эшләп куйганнар. Авыл халкы шәхси хуҗалы­гында җи­теш­тергәнне шун­да гына илтеп куя. Үз­ләренә дә күп­медер өлешен алып калалар, хуҗаларга да сөен­де­рерлек акча бирә­ләр. Бер сыер асраучы гаи­лә айга 17-18 мең сум акча эшли башлаган. Шунысы кызык: авылда сыер саны арткан. Әлеге алым күрше авылларда да кызыксыну уяткан. Алар да үзләрендә шундый урын булдыруларын сораган. Үзем яши торган Төмәнәк авылы да төшеп калганнардан түгел. Дөнья көтә бе­ләләр. Халык гел нидер эш­ләүдә. Соңгы вакытларда гына дүрт-биш гаилә бер­ләшеп эшли башлады. Пай җир­лә­рендә үзләре печәнен чәчә, ашлыгын үстерә. Эшкәртергә техникалары бар. Аларның һәркайсы 10-15әр баш сыер тота. Шәһәр янәшәсендә ге­нә урнашкач, продукция­лә­рен калага барып саталар. Моннан тыш теплица тотучылар бик күп. Шунысын да әйтим: Башкортстанда умартачылык бик көчле үсеш алган. Чит илләрдән кадәр килеп, балларыбызны, бал кортларыбызны алып китә­ләр. Бу өлкә буенча тәҗрибә уртак­лашырга безгә килә аласыз. Чуашстанның Шыгырдан якларына да барып кайттым. Татарныкылар гына түгел, чуаш авыллары да төзек. Абзарларына кадәр матур кирпечтән салганнар. Анда баргач, шуңа игътибар иттем: һәр капкадан чиләк күтәреп чыгалар да сөт тапшыралар. Батыр районы башлыгы урынбасары Марат Айзатуллов янында булдык. Мин дә алты сыер тотам, ди. Иртән бишенче яртыда торып терлек карыйлар да аннан эшкә китәләр икән. Бездә бөтен кеше шулай яши, моңа беркем дә аптырамасын, ди. Биредә булып кайтканнан соң, үзебезнең хуҗа­лык­та эшләүче егетләрне дә шунда җибәрдем. Бөтенләй үзгәреп кайттылар, сөйләп туя алмадылар. Үзебезнең районның авыл җирлеге башлыкларын да Шыгырдан­га җибәреп кайтарасы иде. Үз казаныңда гына кайнап ятасың икән, тормышның кызыгы бетә, читтәгеләр бе­лән фикерләшү күп нәрсә би­рә ул. Шунысына аптырыйм: ни хикмәт, авыл халкының яшәешен ничек элек күрмә­гәнмен? Юкса Фән белән авылларда күпме концертлар куеп йөрдек. Хәер, ул вакытта тормыш та бераз икенчерәк иде. Халкым өчен болай тирәнтен уйлануларым да ун еллар элек кенә кабынды шул. Ә аңа кадәр гадәти бер кеше идем. Эшкә барам, кайтам, милләт өчен нәрсәдер эшләргә кирәк дигән уй бөтенләй булмады.  Учак сүндермәүчеләр Шунысына сөенәм: һәр төбәктә үз авылы өчен җан атып йөрүче кешеләр бар. Җыелышып урам юлларын тәртипкә китерәләр, юллы булыр өчен үз машина-трак­торы белән ярдәм итәләр. Сүз дә юк, авыл бетеп бара, әмма кешеләрдә очкын сүн­мәгән әле, аларны кабызып җибәрергә генә кирәк. Самара өлкәсенең Совет Норлаты авылына баргач, моңа инанып кайттым. Фән Вәлиәхмәтов концерт куйганда халыкның ничек итеп йотлыгып тыңлавын күр­сәгез?! Баксаң, биредә күп­тәннән мондый чара узмаган булган. Без кайтып киткәч тә, таралышмыйча, иртәнгә кадәр яланда җырлап, биеп, күңел ачып утырганнар. Төн буе авыл гөрләп торган. Безне дә җибәрәселәре кил­мәде. Киләсе елга үзегезнең сәнгать коллективы белән авылыбызга кунакка килегез, дидем. Ризалаштылар. Биредә дә бертуган Илмухиннар, авыл җирлеге башлыгы һәм тагын берничә кеше, авылны күтәрү өстендә эшлиләр. Авыл бетмәсен өчен җирле халык аларга иярергә генә тора. Сүз дә юк, татарлар яшәгән бөтен авылларны да йөреп бетереп булмаячак. Шуңа күрә Бөтенроссия татар авылларын колачлаган сайт эшләтеп җибәрдек. Шушы көннәрдә генә аны тагын яңарттык. Татар-авылы.рф адресы буенча кереп, һәр­кем үз авылы турында мәгъ­лүмат урнаштыра ала. Ык буе Сабан туена килегез Безнең әти-бабаларыбыз күрше авыллар, районнар белән ныклы күпер корып яшәгәннәр. Янәшәдәге чуаш, мари салалары белән дә дуслыклары көчле булды. Менә шул аралашуларны тагын гадәткә кертәсе иде. Татарстан һәм Башкортстанның Ык буенда урнашкан районнары өчен “Ык буе авыллары Сабан туе”н үткәрергә җые­набыз. Республика җитәк­чесе Рөстәм Хәмитов та бу фикеребезне хуплады, кунакка килергә нияте барлыгын белдерде. 14 районны берләштергән әлеге бәйрәм зур чара булачак. Сабантуйны 22 июль көнендә үт­кәрмәкче булабыз. Австра­лиядән, Кытайдан да кунак­лар кайтачак. Бу бәйрәмнән соң, чит илдән килгән милләттәш­лә­ребезне Марат Шәрипов бе­лән бергә пароходта Болгарга сәяхәткә алып барырга уйлыйбыз. Максатыбыз – чит илдә яшәп тә, үз телебезне онытмаучы татарларыбызны олылау, аларга туган җи­ребезнең изге урыннарын күрсәтү. Алар кайткач, бер елны Бөрән, Баймак якларына алып барган идем, бездәге табигатькә, матурлыкка таң калдылар. Көзге айларда кабат салалар буйлап сәфәремне дәвам итмәкче булам. Моннан тыш авыл балалары арасында хоккей ярышы уздырырга уйлыйбыз. Узган ел Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында бу уенны башлап җибәргән идек. Быел “Россия татар авыллары” кубогына Киров, Татарстан, Башкортстан авылларында яшәү­че яшь хоккейчылар өчен ярыш уздырырга булдык.   Киләчәк­тә башка тө­бәкләрне җәлеп итмәкче булабыз. Авыллар арасында аралашу күперен сәнгать, спорт белән дә салырга кирәктер. Мин, сән­гатьтә кайнашкан кеше буларак, аралашуларны шуннан башларга кирәк дип уйлыйм. Нигә сыер асрамыйсың, җи­реңне эшкәртмисең, дип кеше өйрәтеп, ачуын чыгарганчы, башкаларның ничек яшә­вен күрсәтсәк, күпкә отышлырак булачак.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев