Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җыр җырчыны үзе таба" - Ришат Төхфәтуллин (әңгәмә, видео)

Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре белән бүлеште. Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Ришат Төхфәтуллин белән “Интертат” хәбәрчесе IV “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы алдыннан очрашты.
-  Ришат, сиңа яшь җырчы буларак “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе алу алга таба нинди дә булса мөмкинлекләр ачамы? -  Шушы концертта җырчыны бөтен дөнья татарлары карый. Биредә тамашачыга үз җырчысын табарга мөмкинчелек бар. Монда тере тавышка җырлау шарт булып торуы да әһәмияткә ия. Миңа калса, бу талантны күрсәтергә мөмкинлек бирә торган конкурс. -  Нинди җыр белән чыгачаксың? -  Бүгенге эстрадада соңгы арада җиңел җырлар артты, аны поп-музыка дибез инде – бу бик дөрес түгел. Милли җырларыбыз, вокал яктан авыр булган җырлар җырланмый башлады. Тамашачы җиңел җырны ярата дип әйтсәк, бу зур хата, минемчә. Мин Милли музыкаль премия тантанасы өчен вокал яктан авыррак җыр сайлармын дип уйлыйм. Татар сәнгатебезне поп стиленә төшерергә тиеш түгелбез. Шуңа күрә йә халык җыры, йә классик әсәр, йә “Исеңдәме?” дигән җырымны чыгарырга уйлыйм.-  Радиода Сәнгать советының эшенә ничек карыйсың? -  Минем күп очракта худсоветтан үтмәү җыр сүзләре белән бәйле була. Башкортстанда туып үскәч, диалектлар буталган. Әйтик, беренче елларда “Тыңлачы, сандугач!” җыры белән (Илдар Юзеев шигыре) радиога барып кергәч, худсовет “ич” дигән сүзгә бәйләнде. Берара җырны үткәрми тордылар. Соңрак ул тамашачы соравы буенча ул кереп китте. Соңгы елларга килгәндә, худсовет әнием сүзләренә язылган җырымны үткәрмәде. Анда: “Язып куйдым кыя-ташка”, -булырга тиеш. Ул үзебездә сөйләшкәнчә: “Язып куйдым кая-ташка”, - дип башкарылды. Худсовет җырны яңадан яздырырга кушты һәм мин аны яңадан яздырып, башка вариантны китереп бирдем. Мин худсовет белән килешәм. Ул тагын да сыйфатлырак булсын, тагын да таләпчәнрәк булсын иде. Миңа калса, ул шундый булмаса, татар сәнгате берничек тә үсә алмый. Беренче максат – вокалны тикшерү булырга тиеш. Җырлый алган җырчылар җырламыйлар, җырлый алмаганнары акча түләп көне-төне радиодан зомбилаштыралар. -  Эстрадада шактый еллар эшләп, аның тенденциясен тоясыңмы? -  Мин шоу-бизнес эчендә үзем дә кайныйм. Күзәтеп барам – җырчылар соңгы елларда бик җиңел юл сайлыйлар – әйтик, попса стилендә җырлыйлар. Әлбәттә ул жанр җырчы өчен кирәк. Мин ул стильне үзем дә яратам. Җырчыларның берсе дә авыр юлны сайламыйлар. Җиңел генә чыгып, фонограммага җырлап, алкышлар җыю белән канәгать булу дөрес түгел. Репетуарга мин авыр җырларны да алам. Тамашачы андыйны тыңламый дию зур хата. Тамашачы тыңлый, ярата. Россиянең бөтен шәһәрләрен йөреп чыктык. Тамашачы кайда да сүзләрендә мәгънә, көендә көй буөлгнан җырларга өстенлек бирә. Коллегаларыма шуны әйтәсем килә сәнгатебезне бөтенләй попсага әйләндереп бетермәсәк иде. -  Без Ришатны башка төрле стильдә, имиджда күрә алачакбызмы, әллә Ришат инде формалашканмы? -  Мин һаман да үз өстемдә эшлим, әлбәттә. Бөтенләй яңа образ кертәм дип әйтә алмыйм. Тамашачы күңелдә булган хисне сизә. Ничә ел шуны җиткерә алам – шулкадәр җиткерәчәкмен. Алга таба да вокал һәм имидж өстендә эшләргә кирәк. -  Җырчы буларак нинди проблемалар белән очрашасың? Җыр табу, концертлар оештыру... -  Проблемалар бар, алар булмаса үсеш туктала. Үз өстемдә эшлим. Җыр җырчыны үзе таба. Шулвакыт кына ул халык күңеленә кереп китә ала. Концертларыма тамашачы йөри - игьтибар зур. Күпмегә барыр – анысын бер Аллаһ белә.

Әңгәмәдәш - Рузилә Мөхәммәтова

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев