Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Йошкар-Ола шәһәрендә "Хәзинә" татар гореф-гадәтләре һәм йолалары төбәкара конкурс-фестивале узачак

21 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика Татар мәдәнияте үзәгендә "Хәзинә" татар гореф-гадәтләре һәм йолалары төбәкара конкурс-фестивале узачак. Марий Эл Республикасы татар милли-мәдәни автономиясе, Марий Элның "Татар мәдәнияте үзәге" дәүләт автономияле мәдәни учреждениесе тарафыннан оештырыла торган бәйге сәләтле иҗади төркемнәре ачыклау, татар халкы фольклорын саклап калу һәм үстерү, милли традицияләргә, татар халкы мирасына мәхәббәт уятуны максат итеп куя. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестиваль-конкурс ике турда узачак. Беренчесе төбәк сайлап алу туры булса, икенче турда конкурстантларның чыгышларын караячаклар. Вокал буенча катнашучыларга 18-36 яшьлек һәм 37 яшьтән олырак категориягә бүлеп бәя бирәчәкләр. Хореография буенча 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк яшь төркеменә караучылар катнашуга хокуклы. Шулай ук төркемнәрнең 15 кешедән артмаган булуы да шарт. Халык инструментлары номинациясендә 18-36 яшьлекләр һәм 37 яшьтән өлкәнрәкләргә бүлеп бәя биреләчәк. Фольклор коллективлары жюри хөкеменә театральлештерелгән тамаша тәкъдим итәргә тиеш була. Аның дәвамлылыгы 10 минуттан артмаган булуы шарт. Бәет һәм мөнәҗәт әйтүчеләргә яшь ягыннан чикләүләр юк.
Лилия Локманова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев