Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Йортка кергәнче, утка кер"

“Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучыларның яшен 40 яшькә кадәр озайту кирәктер, дип саный Казан шәһәре башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева. Бу хакта ул “Татмедиа” агентлыгында аз балалы гаиләләргә салым кертү мәсьәләсе буенча “түгәрәк өстәл” утырышында белдерде. Аның фикеренчә, яшьләрне торак белән тәэмин итү программаларын яңадан карарга кирәк. “Яшьләрне тораклы итү буенча законнар бар, әмма аларга үзгәрешләр кертергә кирәк. Бу да демографик хәлне яхшыртуга күпмедер дәрәҗәдә этәргеч булыр иде. Бүген өйләнешкән кешеләрнең 50 проценты аерылыша, чөнки аларның бергә торырга урыннары юк. Берсе бер почмакта, икенчесе икенче урында яши. “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасына яше 35тән узган яшьләр керми. Хәзер егетләрнең күбесе 30дан соң өйләнә. Алар керми кала дигән сүз. Бәлки, программа шартын катнашучылар яшен 40ка кадәр итеп үзгәртү кирәктер”, - дип белдерде Рәйхана Баһавиева. “Гаилә һәм мәктәп” журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла фикеренчә, хәзер хатын-кыз аерылса да, исләре китми. “Элек хатын-кыз аерылды икән, ниндидер тамга тагылган. Хәзер аерылу да, гыйффәтлелек тә роль уйнамый. Хәзер гыйффәтлеме, гыйффәтсезме – аңа карап тормыйлар”, - ди ул. “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин әйтүенчә, статистикадан күренгәнчә, баласын ялгызы үстерүче әниләргә субсидия күбрәк түләнү турында закон чыга икән, ЗАГС та гаризалар да арта. Ир-атларның гаиләдә тоткан урыны турында фикерен белдереп, ул ир-ат хатын-кыз торагына кереп яшәргә тиеш түгеллеген белдерде. “Без ир-атларны ир-ат итәргә тиеш. Хатын-кыз иренең кечкенә генә почмагы булса да, шунда торырга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Ркаил Зәйдулла бу сүзгә кушылып: “Әйе, халыкта да “йортка кергәнче, утка кер” дигән сүз бар бит. Андыйларның кушаматы “Кердем” дип йөртелә иде”, - диде. Утырышта катнашучылар хатын-кызга йортка керү ир-атның абруен төшерүен билгеләп узды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев