Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концертын караганда әнә шул гыйбарә искә төшә.

Үзләренең иҗатларына чирек гасыр тулу уңаеннан,  алар “Пирамида” күңел ачу комплексында тамашачыга  онытылмас мизгелләр бүләк иттеләр. Урта буын хатын-кыз җырчылар белән яшьләр арасында таланты белән аерылып  торуын тагын бер кат исбатлады Зәйнәб. Аның һәр күзәнәге  моң белән  тулы.  Бернинди  уен коралыннан  башка сәхнәдән моңлы итеп башкарган “Тәфтиләү” не тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Аның сәхнәдән оста итеп шигырьләр укуын да яратты тамашачы. Зәйнәб белән Зөфәр һәр концертларында  халык җәүһәрләрен  оныттырмый, элегрәк репертуарларында булган җырларны  да искә төшерәләр. Аларның күбесе  тәрбияви. Үзләре  шикелле  җыр-моңга гашыйк ике  уллары да  эзләренә басып килә. Булат белән Фоатның  әниләренә  багышлап җыр башкарулары һәм аларга әтисе белән әнисенең кушылып аны дәвам итүләре  тамашачыны тәэсирләндерде. “Аваз” җыр студиясенең алыштыргысыз  музыкантларына да җырчылар тарафыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Концертны алып баручы Фәнил Вакказов җырчыларга багышлап викторина  да оештырып алды. Иң җитезләре җырчыларның яңа гына дөнья күргән дискларына ия булды. Тәнәфестә дә, концерттан соң да тамашачы авызыннан “күптән мондый концерт караганым юк иде” дигән сүзләр генә ишетелде.

– Зәйнәб  искиткеч затлы җырчы. Аны татар эстрадасының патшабикәсе дияр идем мин. Килмәгән җире юк  аның. Киемнәре дә бик зәвыклы. Зөфәр белән икесенең  дуэт җырлаулары да, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары  да бик күркәм. Аларның балаларына карап та сокландым, - диде табибә Фирдәвес Сафина.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев