Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады". Казанда "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булганнарны искә алдылар

Шул сәбәпле, Ленин бакчасында матәм митингы узды. “Бу бик зур югалту. Ләкин иң аянычлысы шул: күпме сабыйның гомере өзелде. Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига берәүне дә битараф калдырмады. Бу – якыннарын югалтканнар өчен генә түгел, ә безнең барлык республикабыз, илебез өчен зур кайгы. Бу кайгыны бергә кичерүебез һәлак булучыларның якын кешеләренә аз булса да җиңеллек китерер дип ышанасы килә”, - ди Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Дамир Фәттахов. Искә алу чарасында Татарстан республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, беренче ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Марат Моратов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов һәм башка рәсми затлар катнашты. Үзәк фонтан янына җыелган халык һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алды, шәмнәр яндырды, уенчыклар һәм чәчәкләр куйды. Казанда яшәүче Рәбига Сафина күз яшьләрен яшерә алмады. “Үземнең дә ике балам бар. Газиз балаларын, йөрәк парәләрен соңгы юлга озатканда ата-ана йөрәге ничек түзәр? Фаҗигадә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына, якыннарына югалту кайгысын күтәрергә сабырлык сорыйм. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен иде”, - диде ул. Матәм митингында мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты. Казан федераль университеты студенты Чулпан Гарифуллина мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы дип саный. “Ленин бакчасында искә алу митингы булачагы турында социаль челтәрдән укып белдем. Укудан соң туры монда килдем. Мәрхүмнәрне искә алу исәннәрнең бурычы. Һәлак булучыларның урыны җәннәттә булсын”, - диде ул. Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак. Россия Президенты Владимир Путин 28 мартны Кемеровода фаҗига сәбәпле, матәм көне итеп игълан итү турында указны имзалады.   Казанның Бауман урамындагы сәгать янында да Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә һәлак булучыларны искә алдылар. Активистлар оештырган митингта йөзләрчә кеше катнашты. Бауман урамындагы митингка халык күп җыелды. Барысының да кулында йомшак уенчыклар һәм чәчәкләр. Шәмнәрне һәм ак шарларны бушка өләштеләр. Матәм чарасына килүчеләрнең күп өлешен яшьләр тәшкил итте. Казан музыка көллияте студентлары Камилә Җәләлиева һәм София Муклюкова бирегә үз теләкләре белән килүләрен әйтте. "Социаль челтәрләрдән, бүген шушында җыелып, һәлак булучыларны искә алачаклары турында белдек. Монда сүзләр артык. Ничек шундый хәлне китереп чыгарырга була? Күз алдында шул бер картина: кино залы дөрләп яна, балалар елаша, ә әти-әниләр аларга берничек тә ярдәм итә алмый", - диде кызлар күз яшьләре аша "Татар-информ" хәбәрчесенә. Казан музыка училищесы студентлары шулай ук Казандагы сәүдә үзәкләрендә еш булуларын, киноларга еш керүләрен әйтте. "Инде хәзер каядыр барырга да куркыныч. Кеше гомере турында ниндидер бәла-каза килеп чыккач кына түгел, алданрак уйласыннар, алдарак тикшерсеннәр иде", - диде алар. София Губеева матәм чарасына биш яшьлек улы Даниил белән килгән. Әни кеше улын кочаклаган килеш күз яшьләрен түкте генә. "Нәрсә әйтәсең инде монда? Кемдер бүген менә шулай, мин кочкан кебек улын яки кызын кочаклый да, ярата да алмый. Бу - бик куркыныч. Бу - җинаять", - диде ул ярсып. 18.30 сәгатьтә җыела башлаган халык, кичке сәгатьләргә артканнан-арта барды. Якынча исәпләүләр буенча, бер сәгать эчендә матәм чарасына 200ләп кеше җыелды. Килүче-китүче халык төркемнәре һаман алышынып торды.
Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Чулпан Шакирова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев