Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җомга вәгазьләренең татарча укылуына риза булмаган берәү хәзер мөфтигә рәхмәтен җиткергән

Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләренең татар телендә укылуына каршы булган бер кеше соңрак моның дөрес гамәл булуына инанган. Моны аңлап, ул Татарстан мөфтиенә рәхмәтен җиткергән. Бу хакта Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Россия ислам институтында ачылган VIII Саматов укуларында белдерде. “Берничә атна элек миңа үзе Казаннан булып, Алабугада эшләүче бер егет килде. Бер ел элек мин сезне, мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татарча уздыру карары өчен бик сүккән идем, чөнки татарча аңламый идем, ди. Хәзер сезгә рәхмәт әйтәсе килә. Бер ел узгач, аңлый башладым", – дип Алабуга егетенең әйткән сүзләрен җиткерде мөфти. Камил хәзрәт Сәмигуллин Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган укулар ачылышында ясаган чыгышында татар телен белүнең әһәмияте, өстенлекләре турында фикерләренҗиткерде.

“Татар-информ”

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Рамиль Гали

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев