Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Йолдыз мине остазым дип атый, һәм аның бу сүзләре минем йөрәгемә сары май булып ята" - Роберт Миңнуллин

– Әнием, нигә миңа шундый сәер  исем куйдыгыз? Йолдыз исеме авылда да бер миндә генә.  Әнә күрше кызларының кайсы Гөлнур, кайсы Фирая...
– Йолдыз булуып  балкуыңны, кешеләр җанына нур сибүеңне теләдем, кызым!.. Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган балалар шагыйрәсе Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапованың “Күңел кыңгыраулары” дип аталган иҗат кичәсе ана (Алфинур Хисамова) белән баланың (Иркә) әнә шундый сөйләшүе белән башланып китте. 30 елга якын “Сабантуй” газетасында эшләгән ханымның иҗат бәйрәме вакыйгалар бер-бер артлы алышынып торган Сабан туе мәйданына охшап калды. Анда шагыйрәнең даими укучылары – балалар да, каләмдәшләре дә, сабакташлары да, авылдашлары да чыкты. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин Йолдыз Шәрапова белән бергә "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетасында эшләгән чакларын искә төшерде. "Исән булсалар, бу кичәгә Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ләбибә Ихсанова, Хәкимҗан Халиковлар да килгән булыр иде... Йолдыз мине остазым дип атый, һәм аның бу сүзләре минем йөрәгемә сары май булып ята. Заманында мин аны газетаның баш мөхәррире буларак, "Яшь ленинчы"га эшкә алмаган булсам, аның беренче шигырьләрен газетага бирмәсәм, Сарманга командировка җибәрмәгән булсам, ул анда Сирин белән танышып кайтмаса, белмим, язмышы ничек булыр иде икән?!" - диде ул уенын-чынын бергә кушып. Шигырьләре рус, әзербайҗан, төрек һәм чуаш телләренә дә тәрҗемә ителгән шагыйрәне иҗат кичәсе белән тәбрикләргә шигырьләрен чуаш телендә сөйләткән балалар шагыйрәсе Люда Николаева (Чабаксар), дүрт китабын рус теленә тәрҗемә иткән, Америкада яшәүче милләттәшебез Сурайя апа Гайнуллина да кайткан иде. Тамашачы “десертка” иң тәмлесе соңыннан чыгасын белеп көтте һәм алданмады. Сәхнәгә бер-бер артлы Йолдыз ханымның гаиләсе – балалары Сәйдәш, Ядъкәр, Айнур, Газиз, Әдилә күтәрелде.  Әлеге әдәби-музыкаль төркемнең башында әлбәттә инде әтиләре Сирин Нәфис улы иде. Балаларның чыгышы күпләр өчен берсүзсез ачыш иде. Шушындый балалар үстер дә, балалар шагыйрәсе булмый кара!
Расиха ФӘИЗОВА, Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев