Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җитәкче вазифалар кешене үзгәртә" - Роберт Миңнуллин

“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин шулай дип белдерде. “Әйе, миңа бик югары урыннарда эшләргә туры килде. Ләкин үземне бервакытта да түрә итеп хис итә алмадым. Дәүләт эшендә хезмәт кую мине тамчы да үзгәртмәде. Мин шагыйрь булып калдым”, – ди Роберт Миңнуллин. “Беренчедән, мин карьера ясарга омтылмадым. Югары урынга күтәрелүем ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Аннары бит түрәлек чыннан да кешене боза. Бигрәк тә акчалы түрәләр үзгәрә. Бәхеткә каршы, югары дәрәҗәләрдә эшләсәм дә, акча тирәсендә хезмәт куймадым. Шулай да, мине күп очракта нәкъ менә шагыйрьлегем саклап калгандыр, мөгаен. Мин бит Югары Советка да популяр, мәгълүм шагыйрь буларак килдем. Мине үзгәртергә мөмкин түгел иде”, – дип белдерде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев