Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җирле үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүгә үзгәрешләр кертелде

Россиядә җирле үзидарә системасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү алымнарына үзгәрешләр кертелде, дип хәбәр итә Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте.

2017 елның 1 гыйнварыннан шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларының рус теле һәм математикадан БДИ бирү күрсәткечләре исәпкә алынмаячак.

Бу үзгәреш Россия Президентының “Россия Федерациясе Президентының 2008 елның 28 апрелендәге 607 нче Указы нигезендә шәһәр округларының һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя бирү күрсәткечләренең 7 нче пункты үз көчен югалтуын тану турында”гы Указы (2016 елның 4 ноябрендә кабул ителгән) нигезендә кертелә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә үз актларын Президент Указы белән яраклыштыру йөкләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев