Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җирле товар җитештерүчеләрнең мәнфәгатен кем һәм ничек яклый?

«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары катнашында оештырылган «Иҗтимагый тыңлаулар»да күтәрелгән чираттагы сөйләшү шушы темага багышланды. Җирле товар җитештерүчеләр темасы соңгы вакытта, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең мәнфәгатен яклау турында сүз чыкканда яңгырый.  Чөнки аларның бигрәк тә эре сәүдә челтәрләре белән мөнәсәбәтен җайга салу максатында быел Россиянең сәүдә турындагы законына үзгәрешләр кертелде. Июль-август айларында «Бердәм Россия» партиясе яңартылган законның үтәлешен тикшерү белән шөгыльләнде. Шул исәптән, Татарстанда да республика парламенты депутатлары җаваплы министрлык, оешмалар, җитештерүчеләр һәм эре сәүдә челтәрләре вәкилләрен җәлеп итеп төбәктәге вәзгыятьне өйрәнде. «Иҗтимагый тыңлаулар»да яңгыраган күпсанлы сорауларга исә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьне файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җавап бирде. Министр искәрткәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә сөрүлекләр ташландык хәлдә ятканда, республикада эре инвесторлар көче белән җирләрне эшкәртү дәвам итте, яңа зур комплекслар сафка бастырылды, авыл хуҗалыгы техникалары яңартылды. «Республика бюджетыннан финансланучы дистәдән артык дәүләт программасы, федераль программалар аша җир кешесенә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Шушы узган еллар эчендә фермерлар хәрәкәте ныгыды – 2 меңнән артык крестьян-фермерлык хуҗалыклары барлыкка килде, элеккеге колхозлар булган кайбер хуҗалыклар яңадан аякка басты. Нәтиҗәдә, бүген Татарстан, балык һәм җиләк-җимештән кала, үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә. Әмма шул ук вакытта үзебездә җитештерелгән продукцияне үз халкыбызга сатканда кыенлыклар туа, чөнки җитештерүче белән кулланучы арасында бары тик үз файдасын кайгыртучы арадашчылар, сатучылар басып тора. Моннан җитештерүче һәм сатып алучы зыян күрә», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Белгечләр яңгыраткан мәгълүматларга караганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең 70 проценты – күпләп сатып алучы арадашчылар, ә 30 проценты эре сәүдә челтәрләре аша сатыла. Сер түгел, сәүдә челтәрләре белән эшләү җиңел түгел, алар җитештерүчеләрдән продукцияләрнең төрлелеген, даими тәэмин ителешне, югары сыйфат таләп итә. ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителгән җирле продукциянең күләмен түбәндәгечә билгели: әйтик, хәзерге көндә шикәр комының – 52 проценты, тавык йомыркасының – 36 проценты, ак майның – 30 проценты, ипинең – 100 проценты, сөтнең 58 проценты (һ.б.) Татарстан җитештерүчеләре өлешенә туры килә. Әмма Таһир Һадиев кайбер сәүдә челтәрләрендә товарларның беренчел бәясенә 70-100 процент өстәп сату гадәти күренешкә әверелүен раслый. Шуңа күрә дә җитештерүчеләрнең сәүдә турындагы яңа законга өметләр багламый чарасы юк. «Иҗтимагый тыңлаулар» оештырылуыннан файдаланып, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре «Бердәм Россия» вәкилләренә сәүдә челтәрләрен сатып алучыларга киштәләрдәге товарларның беренчел чын бәясен дә күрсәтергә мәҗбүр итәргә сорады. Җитештерүчеләрнең һәм сатып алучыларның мәнфәгатьләрен яклау йөзеннән,  җаваплы министрлыклар заманча базарда сәүдә челтәрләре белән генә чикләнмәскә, ә продукцияләрне сату каналларын киңәйтү белән җитди шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. «Җитештерүче белән сатып алучы арасын якынайту өчен ярминкәләр оештырабыз да инде. Быелдан районнарда сынау йөзеннән яңа проект – 20-30 урынлык сәүдә ноктасы, күпләп сату үзәге, эшкәртү цехлары булган «Фермерлар парклары» ачарга планлаштырабыз. Быел – ике, аннан соң ел саен бишәр шундый парк ачу планлаштырыла», – дип хәбәр итте Марат Әхмәтов.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев