Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җир шарының гүзәл почмакларын тамаша кылу өчен калын кесәң булу мөһим түгел" - Рәйхан Халитов

Дөнья буйлап сәяхәт кылу өчен калын кесә булу мөһим түгел, диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Акчасыз сәяхәт», арзан сәфәрләр идеясен пропагандалаучы татар егете Рәйхан Халитов (танылган галим Нияз Халитның улы – автор). Исегезгә төшереп узабыз, Рәйхан Халитов - Казан егете.  2015 елның 3 апрелендә ул зур сәфәргә чыгып киткән иде. Ярты ел эчендә 6-7 илдә булырга өлгерә... «Моннан ике ел элек миңа Япониягә барырга мөмкинлек туды, - ди Райхан. - Ул вакытта әле бу илгә бару читенрәк иде... Әнигә дә бу хакта җиткердем. Ничек барып кайтыйм икән, дигән соравыма ул: «И улым, синең яшеңдә булсам, синдәге мөмкинлекләр булса, мин әллә кайчан, әллә нинди илләргә барыр идем», - дигән тылсымлы сүзләре мине рухландырып җибәрде.  Әни дә шулай сөйләп утыргач инде, миңа тәвәкәлләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Рюкзагымны җыйдым да, трассага чыктым. Уң кулымны күтәреп машинага утырып кузгалдым. Аңа кадәр Хабаровскидан Токиога билет сатып алган идем. Бер ай Россия киңлекләре буйлап сәяхәт иткәннән соң, Токиога очтым...» Рәйханның романтик сәяхәте әнә шулай башланып киткән була. Әмма узган ел сентябрь аенда ул Һиндстанда юл фаҗигасенә очрый. Егетне автобус бәрдереп китә. Чит илдә бәлагә тарыккан егетне дуслары ташламый. Әнисе Наилә ханым, бар сабырлыгын җыеп, улының гомерен саклап калу өчен ерак Һиндстанга юл тота. Райхан мәрхәммәтле кешеләр һәм Татарстан Президенты булышлыгы белән Казанга кайтты. Хәзерге көндә ул сәламәтлеген ныгыта. Алдагы тормышына планнар кора. «Татар-информ» хәбәрчеләре Рәйхан Халитов янында булып кайтты. Бу хакта тулырак мәкаләне «Intertat.ru» электрон газетасы әзерли. Егет үзен яхшы хис итә. Сәяхәттә танышкан япон кызы, сөйгәне Мадока да аның хәлен белеп киткән. Киң күңелле, ачык йөзле япон кызы Рәйханның әти-әнисенә дә ошаган. Рәйхан «Intertat.ru» электрон газетасы һәм "Татар-информ" агентлыгы аша ярдәм кулы сузган дусларына, якыннарына һәм Президентка олы рәхмәтен җиткерде. Тормышның һәр мизгелен кадерен белергә чакыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев