Татар матбугаты
Җир кадерен кем белер?!
Кырларга чыксаң, күңелне каршылыклы уйлар камап ала. Бер яктан, ниһаять, өлгереп килүче тук башаклар сөендерсә, икенче яктан, урып-җыю эшләренең әлегәчә ныклап торып башланып китә алмавы борчый.Ставрополь, Ростов, Краснодар һәм кайбер башка төбәкләрдә кыр эшләре тәмамланып килгәндә, бездә игеннәрнең бер проценты гына җыеп алынган булуы күңелле хәл түгел шул инде.Елның тагын бер үзенчәлеге – барлык кыр эшләренең бер чорга туры килүендә.
Урып-җыюга дәррәү күтәрелергә әлегәчә мөмкинлек бирмәгән һава торышы терлек азыгы әзерләүгә генә түгел, көзге чәчү барышына да тискәре йогынты ясый. Әмма табигать шартлары һәм төрле матди кыенлыклар авылда яшәүчеләрне чыныктыра гына бугай. Республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыкма, зарлануга караганда, мул уңышка өмет, булганына сөенү сүзләре күбрәк ишетәсең.Узган ял көннәрендә үзем йөреп әйләнгән Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары хуҗалыкларында да иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эш кайный. Мәш килеп терлек азыгы әзерлиләр, терлекчелек комплексларында ремонт-төзәтү эшләре тәмамланып килә. Иртәрәк өлгергән уңышны җыеп алу белән, комбайн артыннан ук кырга тракторлар килеп җитә. Көзге чәчүне дә мөмкин кадәр иртәрәк башкарып чыгарга тырышалар. Кояш нурларында ныгыган көзге культуралар кышкы салкыннарны җиңелрәк кичерә, язын иртәрәк баш калкыта икән. Уңышы да югарырак була, диләр. Авыл җирлегендә борчылырлык хәлләр дә адым саен очрап тора. Шуларның берсе – әллә каян моңаеп күзгә чалынучы, чүп үлән баскан ташландык җирләр. Еллар узган саен кысыр җирнең ярлылана баруы бер хәл, никадәрле уңыш әрәм була бит.
Кама Тамагында курыкмыйлар
Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында да олы юлдан эчкә үткән саен еллар буена кеше кулы тимәгән, чүп үләннәр генә түгел, инде кечкенә куаклар үсә башлаган җир кишәрлекләре күзгә ташлана. Кайберләрен күпьеллык үлән мәйданнары дип атасалар да, печәнен чабучылар быел да күренми. Уңдырышлы җирләр еллар буена әрәм булып, файдаланылмый ята.Хәтерем ялгышмаса, узган елларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Россельхознадзор”ның Татарстандагы идарәсе, башка кайбер оешмалар Югары Осландагы ташландык җирләр буенча тикшерү уздырган иде. Гаеплеләрнең кайберләре, аерым алганда, “Восток Зернопродукт” җәмгыяте директоры урынбасары Т.Исмәгыйлев административ җаваплылыкка да тартылды. Әмма җирләр генә сөрелмәгән килеш кала бирә.
Кама Тамагы районында ташландык җир күләме 1680 гектардан артып китә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, хуҗасыз җирләр барлыгы һаман ачыклана. Чаралар да күрелә тора. Әйтик, Уразлы авылы янында 214 гектар җирне дистәләрчә ел дәвамында эшкәртмичә, инде тәмам яраксыз хәлгә җиткергән өчен нибары 3 мең сум штраф түләгән Гөлнур Сәйфиеваны аның белән генә акылга утыртып булмый шул инде.Әйтүләренчә, эшмәкәр ханым бу җирләрне иген игәргә түгел, кыйммәткәрәк сатып, миллионнарча сум табыш алырга хыяллана. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев әйтүенчә, андыйларны акылга утырту өчен законнарны тагын да кырысландыру кирәк.
Красновидово авыл җирлегендә 207 гектар сөрү мәйданы хуҗасы булган Андрей Резников, Кирель авыл җирлегенә керүче 364 гектар мәйданны үз җилкәсенә ышандырып алган “Лидер” корпорациясе яисә 580 гектар сөрү җирен кулларында тотучы “Кедр” җәмгыятен вак-төяк штраф белән генә җирләрне тиешенчә эшкәртергә мәҗбүр итеп булмый. Моның өчен үтемлерәк чаралар куллану кирәк, ди Илфат Илдар улы. Чыннан да, уңдырышлы җирләрне кайчандыр арзан гына бәягә алып, хәзер шуны миллионнарча сумга сату турында хыялланучыларга вак-төяк штраф – черки тешләве сыман гына ул. Андыйларның намуслары уянып, үз җирләренең каберен түгел, кадерен белеп яши башлауларына да өмет зур түгел.
Җирнең теле булса, ниләр әйтер иде икән... |
Камил Сәгъдәтшин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев