Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җир йөзендәге иң якын кеше – әниегезне котлап, Бөтенроссия интернет-акциясендә катнашыгыз

Әниләр көне алдыннан Стенапризнаний.рф коммуникатив платформасы, Җир йөзендәге иң якын кеше – анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт белдереп, теләгән һәркемне Бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга чакыра, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. «Беренче затлар парады - Әниләр парады» акциясендә катнашу шартларына килгәндә, моның өчен 25-30 ноябрь көннәрендә Стенапризнаний.рф сайтына кереп һәм «Написать признание» формасын активлаштырып, җибәрүче һәм алучының e-mail-адресын күрсәтергә; әниләргә карата тирән хөрмәт хисләрен белдергән сүзләр язарга; әниеңнең яраткан фотосын урнаштырырга һәм «бастырып чыгарырга» дигән төймәгә басарга кирәк. Шуннан соң әнигә карата хөрмәт сүзләрен социаль челтәрләрдәге үз сәхифәгезгә урнаштырыгыз. 1530
Татар информ
фото: karnaval.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев