ЮЛЛАР ГЫНА ТҮГЕЛ
Россиянең төп бәласе юләрләр һәм юллар дип кенә уйласагыз, ялгышасыз. Безнең илдә үткән йөзьеллыкның 90 нчы еллары белән бәйле тагын бер проблемасы – җир мәсьәләсен дә хәл итеп булмый әле. Дөрес, Россиядә җир белән бәйле вәзгыятьнең аңа кадәр дә актуаль булуы, сәнәк сугышлары, җир һәм крестьян тормышы хакында тарихи мәгълүматлар җитәрлек. Ә проблеманың яңа җирлектә куеруына ул чактагы ил башлыгы Борис Ельцин сәбәпче булды. Аның фәрманы белән авылда яшәүчеләргә пай кәгазьләре өләшенеп чыккан вакытта фәлән басудагы җир кишәрлеген үзенеке итеп хис иткән халыкны алда зур эш – шул биләмә өчен көрәш көтеп торган булган икән. Инде чирек гасыр чамасы вакыт артта калды. Әмма Җир кодексы булган, канун чыгаручы һәм башкаручы хакимият эшчәнлек алып барган илдә, һаман да аерым җирлекләрдә җир өчен тарткалашуның туктаганы юк. Пай җирләре турында сүз чыкса, бүген Татарстанда 98 % кишәрлекләрнең милек буларак рәсмиләштерелүе хакында әйтелә. Шул саннар хакыйкатькә якын торган очракта, күкрәк кагып шапырынырга да була кебек. Әмма бу очракта статистик мәгълүматларга тулысынча ышанырга гына ярамый икән.
– Статистик мәгълүматларда күрсәтелгән саннардан чыгып, республикадагы пай җирләренең 98 %ы милек буларак рәсмиләштерелүе хакында ишетсәм, кычкырып көләсем килә. Милек буларак рәсмиләштерү ул теркәү палатасы аша узган дигән сүз. Татарстанда теркәү палатасы аша 20 меңнән бераз гына артыграк крестьян хуҗалыгы узган. Ә калганнары? Җир пае бердәм массивта, – ди Татарстан крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. – Фактта бердәм җир массивларының кайда булуын крестьян белми дә. Ә ул массивлар бернинди каршылыксыз бер муниципаль берәмлектән икенчесенә күчеп йөри. Җир – җитештерү чыганагы. Ә җир белән бәйле бүгенге вәзгыять безне чын мәгънәсендә борчый. Киеренкелек хөкем сөрә. Үз конституциясе, җир кодексы булган илдә яшибез. Ә крестьян үз паен беренче талпынышта ук рәсмиләштерә алмый.
ПРОБЛЕМА БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ
Татарстанда бюрократия кармагына килеп капкан фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган авыл кешеләре шактый. Хәзер аларның җир белән бәйле хокукларын кайгыртуны үз өстенә алачак эшче төркем оешырга мөмкин. Вәзгыять шуны таләп итә. Үрнәк итеп, җир белән бәйле проблема Татарстанныкына караганда да катлаулырак булган Краснодар өлкәсе тәҗрибәсен файдаланмакчылар. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш, гражданнарның тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы комиссиясе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә сүз кузгатылды. Биредә республика районнарында фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның җирдән файдалану проблемалары җаваплы министрлык, идарә тармагы вәкилләре белән берлектә каралды. - Краснодар өлкәсендә губернатор каршында оешкан бәйсез эшче төркем нәтиҗәле генә эш алып бара, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаев. – Алардагы кебек бездә дә «кайнар линия» булдырсак, эшче төркемгә җаваплы министрлык һәм идарә тармагы вәкилләрен кертсәк, проблема каршында үзләре генә ярдәмсез калган авыл кешеләренә булышлык күрсәтеп булыр иде. Чөнки бүген фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре җир белән бәйле сорауларны һәр очракта да үзләре генә хәл итә алмый. Хаклык алар ягында булган очракта да, агрохолдингларның югары тәҗрибәгә ия юристлары алдында фермерлар көчсез булып калырга мөмкин.
Татарстанның 2020-2030 елгы үсеш стратегиясендә акка кара белән авыл эшмәкәрлеген үстерү турында әйтелә. Бүген Татарстанда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 53,6 %ы кече формада эшчәнлек алып баручылар тарафыннан җитештерелә. Россия күләмендә дә бу сан 50 %тан югарырак. Шул ук вакытта бюджет тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә каралган ярдәмнең аз өлеше генә аларга бирелә. Инде монысына да күз йомар идең, җай гына тәгәрәгән көпчәккә дә таяк тыгучылар бар – крестьянга үз җирендә эшләргә ирек бирмиләр. Аерым төбәкләрдә җир белән бәйле проблемаларның баш калкытуы, җирле җитәкчелек, ягъни башкаручы хакимиятнең башбаштаклыгы хәлне катлауландыра төшә.
- Проблеманы юкка чыгару, җир реформасын нәтиҗәле төгәлләү, эш механизмын канун кысаларына кертү кирәк. Моңа дүрт-биш елда нокта куелырга тиеш. Шул вакытта халыкта киләсе көнгә ышаныч туачак, – ди Камияр Байтимеров. – Бездә җир мөнәсәбәтенең инфраструктурасы булдырылырга, ул базар мөнәсәбәтләренә туры килергә тиеш. Шул вакытта җирдә эшләүчеләргә кредит алу эшен җиңеләйтү өчен җир банкы системасын да җайга салып булыр иде. Җир белән бәйле проблемаларга килсәк, канун буенча бар да яхшы кебек. Ләкин бездә менә шул кануннар гына тулысынча үтәлми. Безгә Җир кодексының үтәлеше генә мөһим. Башка берни дә сорамыйбыз. Камияр әфәнденең сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституциясендә җирнең шәхси милек булуы хакында да язылган. Шуңа да урынлы сорау туа: нишләп крестьян үз пай җирен каршылыксыз гына рәсмиләштерә алмый? Әлеге сорауга урыннарда эш алып баручы башкаручы хакимият җавап бирергә тиеш. Ә алар җавап бирәсе урында, җирле крестьянга аяк чалуларын дәвам итә. Алай гына да түгел, кайбер районнарда җир сорап килгән фермерны кире борсалар да, эре инвесторларны колач җәеп каршы алучылар, пай җирләрен генә түгел, колхозның соңгы сыерына кадәр сатып җибәрүгә дә күз йомып калу очраклары бар. «Бу - җирле хакимиятнең җир реформасын үзләре теләгәнчә аңлауларына бер мисал. Җирле кеше мәнфәгате иң беренче планга чыгарга тиеш», – ди Камияр Байтимеров. ...Сүз дә юк, җиргә тугры хуҗа кирәк. Ул – шунда яшәүче эшләүче крестьян булырга тиеш. Менә шул башбаштаклык аркасында соңгы ун елда республика авылларында яшәүче 36 мең кеше шәһәрләшкән. Дәүләт авыл җирлеген үстерү турында галстугына буыла-буыла сүзен башкаларга ишеттерергә теләгәндә, төбәкләрдә кәчтүм якасына яшеренеп, кырын гамәлләр кылынып ята. Парадоксмы?! Һичшиксез!..
БЮРОКРАТИЯ ТОЗАГЫ
Бүген Россиядә авыл җирендә 36,5 миллион халык яши. Татарстан авылларында гомер итүчеләрнең саны – 943 мең. Шуларның 403 меңе крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү эше белән мәшгуль. Җирдә эшләүчеләр, терлек асраучылар саны тагын да күбрәк була алыр иде. Аларның саны артуга урыннарда мөмкинлек бирелмәү дә сәбәпче. Беренчеләре үз пай җирләрен эре инвесторларга биреп, аренда срогы чыкканнан соң да кире кайтара алмаган крестьян хуҗалыклары булса, икенчеләре муниципаль җирне алып торып эшләүче фермерлар. Соңгыларын аренда срогы чыгуга, гәрчә крестьян килешүне озайту максаты белән базасын ныгыту һәм зур максатлар коруына карамастан, җиреннән куарга да күп сорап тормыйлар. Димәк, җиргә яңа хуҗа, үз әшнәләре табылган. Һәр ике очрак бер-берсеннән аерылса да, зыян күрүче шул ук – фермер! Бу очракта җирле хакимиятнең башбаштаклыгы аркасында дәүләт тә зыян күрә түгелме соң? Авыл хуҗалыгы, авыллар үсеше өчен зур акча тотыла, ә урыннарда бер-берсенең кулына «комганнан су салып» әшнәләр кул юыша.
Буа районы Ташкичү авылында яшәүче фермер Фәрит Ибәтов – нәкъ менә шундый кыен хәлдә калган крестьяннарның берсе. Ул әлеге эшчәнлеген инде 2000 елдан бирле алып барса да, җир кишәрлекләрен һаман да рәсмиләштерә алмый. - Язын чәчеп булырмы – ышаныч юк. Гаиләмнең 11 пай кишәрлеге бар. Әмма бу кәгазьдә генә, ә җир юк, – ди фермер. – Җирле 78 пайчы белән 2017 елның язына кадәр, ягъни 11айга аренда килешүе төзедем. Озаграк вакытка рәсмиләштерү теләге булса да, теркәү палатасы төрле сәбәп табып, документларны кире бора. Көзен җир эшкәртергә тотынган гына идек, район җитәкчелеге, полиция хезмәткәрләре, прокуратура килеп, эшне туктатырга боерды. Менә шуннан соң чәчләр үрә торырлык хәлләр баш калкыта да инде. Бактың исә, пайчыларның җире «Ак Барс» агрохолдингы»на арендага бирелгән икән. Бернинди җыелыш та уздырылмаган, пайчылардан рөхсәт тә соралмаган, берәү дә килешүгә кул куймаган. Шул ук вакытта җирнең яңа «хуҗалары» кулында ялган документлар бар, ди. - Имеш, без «Ак Барс» агрохолдингы» белән яңа килешү төзегәнбез, – ди пайчыларның берсе Нәзирә апа Мәхмүтова. – Карадык – анда безнең имзалар түгел. Ун ел элек төзелгән килешүдә хәтта кайнанамның да имзасы тора. Ә ул бит инде 12 ел элек гүр иясе булды. Килешүгә кул куяр өчен теге дөньядан кайткан булып чыгамы? Менә сиңа мә – кайтып имзасын куйган, ә өйгә кереп тормаган! Холдинг безгә җирне арендалаган өчен 2 центнер гына икмәк бирә. Салам да, печән дә юк. Шуның белән ничек терлек асрарга кирәк? Сыерны саттым, кәҗә алып караган идем – анысын да озаттым. Тавык кына асрап була. Ә бит җиргә салымын түлибез. 65 ел буе авылдан читкә китмичә гомер иттем. Җиремне кайтарсыннар иде.
...Әлмәт районында 14 гектар җире булган Илнур Зиннәтуллин да җирле хакимият белән көрәштә дөреслекнең очына чыга алмый. 2014 елда арендага җир алып, алмагачлар утырткан егетнең җирләренә яңа хуҗа табыла һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә карьер ясап куя. Үзләренең хаклы булуларын исбатлар өчен кулларында карьер эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирелгән лицензия дә бар икән. Әмма фактта әлеге рөхсәт кәгазе бөтенләй башка кишәрлек – Илнурның хуҗалыгыннан 6 чакрым ераклыктагы муниципаль җир өчен бирелгән. Шуңа да карамастан чара күрүче, карьерны яптыручы гына юк, ди. Алай гына да түгел, Илнурдан үз кишәрлеген муниципалитет файдасына тартып алырга да җыенмакчы булалар әле. - Мәскәүгә, Экология министрлыгына хат яздым – карьер хуҗалары канунсыз эш алып бара, дигән җавап килде, – ди Илнур. – Ике ел көрәшәм инде, кайда гына бармадым. Дөреслекнең очына чыга алган юк. – Руда булмаган материаллар чыгаручы берләшмәгә 2006 елда ком һәм вак таш чыгару өчен карьер ачарга муниципаль җир бүлеп бирелгән. Әмма монда аның билгеләнгән урыннан читтә эшләве әйтелде. Без бу хакта белмәдек. Министр исеменә хат языгыз, бу фактны тикшерербез, – дип киңәш бирде Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров.
ХОКУКЫЙ ДӘҮЛӘТТӘ ЯШИБЕЗ
Казан Кремлендә үткәрелгән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин белән ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиевның да катнашуы, сөйләшүләрнең дәрәҗәсе турында сөйли, сүздә генә калмаячагына да дәлил. - Без хокукый дәүләттә яшибез, – ди Таһир Һадиев. – Һәм җир хуҗаларының хокукы, һичшиксез, якланырга тиеш. Хокукларны яклау өчен бөтен институтлар да бар. Бары тик хокук органнарына үз вазифаларын башкарырга гына кирәк. Төп бәла – проблеманы күтәрәбез дә, онытабыз. Хәл итү юлында азакка кадәр барырга кирәк. Кемдер җир хуҗасы өчен документка кул куя, хәтта шуның өчен «теге дөньядан кайта» икән, монда хокук саклау органнарына мәсьәләне ачыклау өчен эш җитәрлек. Сүз дә юк, мәсьәлә – катлаулы. Хәтта түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләшер алдыннан Анатолий Фомин үзе дә шөбһәләнеп калуын яшерми. - Шикләрнең урынлы булуы расланды – фермерларның, пайчыларның шәхси сораулары бик күп булуын күрдек, – ди Иҗтимагый палата рәисе. – Эшче төркем оештыра алсак, менә шул шәхси сорауларны хәл итеп булыр иде, минемчә. Сүз дә юк, эшче төркем генә системалы проблемаларга чик куя алмаячак. Без хокукый базаның барлыгын да күрәбез, башкаручы хакимиятнең структура буларак үз системасы да җайга салынган. Әмма механизм эшләми – тешле тәгәрмәчләр әйләнми, бер-берсенә ябышмаганнар. Иҗтимагый палатаның бурычы – бу өлкәдә дәүләт органнары, идарә тармаклары тарафыннан башкарылмаган эшләр, җитди кимчелекләр булуы хакында хакимияткә җиткерү һәм аны кисәтү. ...Гадәттә республика югарылыгында күтәрелгәннән соң, проблемалар хәл ителми калмый. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә әрсезлек күрсәткән фермерлар мәсьәләсендә дә боз кузгалмый калмаячак. Әмма проблеманың системалы булуын онытмаска кирәк. Татарстан Иҗтимагый палата вәкилләре дә шуны ассызыклап, килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кварталга бер тапкыр җыелырга һәм аерым районнарга чыгарга сүз куешты.
«Инфраструктур үсешнең тагын бер юнәлеше – җир ресурслары. Беренче чиратта, җир фондын файдалануның нәтиҗәлелеген тикшерү таләп ителә. Күп кенә милекчеләр җиргә капитал туплау һәм хәтта спекуляция чарасы итеп кенә карый. Моның нәтиҗәсендә күп кенә җир кишәрлекләре хуҗалык әйләнешенә кертелмичә, буш тора. Җир категорияләрен үзгәртү белән бәйле вазгыять тә борчу тудыра. Соңгы ун елда гына да Казан һәм Чаллы шәһәрләре янындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге ун мең гектарга якын җир авылларга бирелде. Җирләрне күчерүнең массакүләм характерда булуы бер яктан, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең күпкә кимүенә китерсә, икенче яктан, шәхси йортлар төзүгә бирелгән кишәрлекләрнең инженерлык һәм социаль инфраструктура төзелмичә генә һәм еш кына спекулятив бәягә сатылуына китерә. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, республика Хөкүмәтенә карарлар кабул иткәндә игътибарлы булырга, инде күчерелгән һәм озак вакыт файдаланылмаучы җир кишәрлекләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә салым салу һәм җирне тартып алудан башлап, барлык йогынты ясау чараларын кулланырга киңәш ителә. Тагын бер кат ассызыклап әйтәм – җир нәтиҗә китерергә тиеш! Җир белән белемсез, битараф эш итәргә ярамый, законга каршы теләсә нинди гамәл кылу шулай ук тыела. Барлык процедуралар халыкка аңлаешлы булырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламаБЕЛЕШМӘ ӨЧЕН: 7 % пайчыларга җир кишәрлеге булмауны сәбәп итеп, җир бүлеп бирелми. Шул ук вакытта республикада крестьян-фермер хуҗалыклары биләмәсен резерв җир кишәрлекләре ярдәмендә киңрәк җәелдерергә дә мөмкин. Татарстанда милекчеләре тарафыннан файдаланылмаган 152 мең җир өлеше бар. Бу – 35 меңнән артык җир кишәрлеге дигән сүз. Җирле үзидарәләр аларны муниципаль милеккә күчерүне сорап судка мөрәҗәгать итмәгән әле.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев