Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җиңү көненә багышланган чаралар тәгаенләнде

Казан ветераннарын шәһәрнең һәр районында котлаячаклар. Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә хәбәр ителде. 9 Майны бәйрәм итү кысаларында Казанның һәр районында хакимият ветераннар белән очрашу, концерт һәм истәлекле йөрешләр оештыру ниятли. Шәһәрнең һәр районында ачык һавада күңел ачу чаралары узачак. Шулай ук барлык ветераннарга түләүсез медицина күзәтүе оештырыла, ялгызларның фатирларын ремонтлаячаклар. 27 апрельдә Киров һәм Мәскәү районнарында ветераннар проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл"ләр үтәчәк. Совет районында 31 чара үткәрү каралган. Бүген Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. 9 Майга кадәр 15 мең тасма тарату планлаштырылган. Аерым игътибар һәйкәлләргә һәм мемориалларга биреләчәк. Апрель азагында шимбә өмәләре Кызыл Тау, Арча, Архангельск зиратларында оештырыла. Шулай ук журналистларга бер обелискка реконструкция ясаганда табылган капсуланы ветераннар һәм балалар катнашында ачачакларын вәгъдә иттеләр. 9 Май көнне 08.00 сәгатьтә Арча зиратында республика җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә венок салыначак. Соңрак Совет районы скверында традицион концерт булачак. Шул ук көнне Кремль алдында Казан хәрби гарнизоны һәм колонна катнашында парад була. 10.00 сәгатьтә  Җиңү паркында бәйрәм чаралары старт ала һәм анда реставрацияләнгән сугыш чоры техникасы экспозициясен күреп булачак. Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясе Казан үзәге буйлап, Кремльдән Меңъеллык мәйданына үтәчәк һәм ул хор концерты белән тәмамланачак. 18.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында сугыш корбаннарына багышланган концерт булачак, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Бәйрәм программасы 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итә һәм ул бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев