Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җиңү көнендә Казанда бәйрәм салютын "Kazan-Arena" стадионы һәм “Казан” Гаилә үзәге яныннан күзәтү уңайлы булачак

9 нчы Май – Җиңү көнендә бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башлана. Аны “Kazan-Arena” стадионы һәм “Казан” Гаилә үзәге яныннан карау уңайлы булачак. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде. 9 нчы Май көнне бәйрәм чаралары Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр һәм венок салудан башланачак. Сәгать 10 да Ирек мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы атлап узачак. Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда тантаналы парад шул ук вакытта башлана. “Туры элемтә аша Россия Федерациясе Президенты чыгышын ишетеп булачак”, - диде ул. Ирек мәйданында 15.00 гә кадәр бәйрәм концерты көтелә. Якынча 16.00-16.30 да 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында тантаналар узачак. Монда концерт оештырыла, ватанпәрвәр шагыйрь әсәрләреннән өзекләр укылачак. 18.00 дән 22.00 гә кадәр бәйрәм чаралары “Kazan-Arena” стадионында дәвам иттерелә. Алар фейерверк белән тәмамланачак. Җәмәгать транспорты эше шушы бәйрәм чараларын исәпкә алып оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев