Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җидегән чишмә" студиясе татар язучыларының аудиокитапларын тәкъдим итте

Татарстан Республикасы милли китапханәсендә “Җидегән чишмә” аудиокитаплар яздыру студиясе татар язучыларының аудиокитапларын тәкъдим итте. Аудиокитаплар “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятенең 50 еллыгы уңаеннан Халык иҗаты йортының иҗат коллективы тарафыннан эшләнелде. Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдүс Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен уку белән башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, Габдулла Тукайга багышланган 4 аудиокитапта да шигырьләрне Илдүс Әхмәтҗанов укый. Икенче булып, килгән кунакларга, XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү әсәрләрен тыңлаттылар. Мәхмүт Галәүнең “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” романын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңгали Мөхәммәтшин, ә рус теленә “Муть”, “Мухаджиры” тәрҗемәләрен Наталья Савельева укыды. Өченче аудиокитап авторы Разил Вәлиев үзе дә бу кичне биредә иде. Җырчы Марат Фәйрушин Татарстанның халык шагыйренең “Таң атканда” җырын башкарды. “Бүген зур бәйрәм. Түбән Кама дигәч, иген-басулар күз алдына килә иде. Шәһәрдә беренче булып, мәктәп калкып чыкты. Бу шәһәрнең һәм Татарстанның юнәлешен күрсәтә торган символ булды. “Җидегән чишмә”гә мин бары тик рәхмәтемне генә белдерәм. “Нижнекамскнефтехим”ның туган көненә без бүләк ясарга тиеш идек, әмма ул бүләкне үзе ясады. Аудиоязмалар безнең халыкка кирәк”, - диде Разил Вәлиев. Аудиокитапта Разил Вәлиев шигырьләрен Миңгали Мөхәммәтшин укый. Халык иҗаты йорты директоры Александр Гнеденков “Татар-информ” хәбәрчесенә киләчәктә башлаган эшләрен дәвам итәчәкләре һәм Муса Җәлил аудиокитабын чыгарачакларын әйтте. “Бу проект бер ел элек “Нижнекамскнефтехим” җәмгыяте директоры Азат Бикмурзин тарафыннан расланылды. Без ел дәвамында аудиокитаплар яздыру эше белән шөгыльләндек. Аның максаты: татар авторларын популярлаштыру. Халык хәзер китапларны аз укый башлады. Бу аудиокитапларны “ЛитРес” электрон китапханәсеннән алып, тыңлап була. Без китапларыбызны Мәдәният министрлыгы һәм татар диаспоралары өчен әзерлибез. Чит илләрдә шактый татар яши. Мәсәлән, Төркия, Финляндиядәге диаспора вәкилләре үз туган телендә шигырьләр тыңлый ала. Киләчәктә без Муса Җәлил әсәрләреннән аудиокитап эшләячәкбез. Шулай ук безнең онытылып бара торган авторларыбыз бар. Шуларны без сайлап алып, халыкка җиткерәчәкбез”, - диде Александр Гнеденков. Милли китапханәдә тәкъдим ителгән аудиокитапларны “ЛитРес” электрон китапханәсеннән алып була.  
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев