Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәяүлеләрне дә штрафка тартучы камералар барлыкка киләчәк

Хәзерге вакытта җәяүлеләр ясаган кагыйдә бозуларны теркәп бара торган техник чаралар эшләү белән мәшгульләр.

Мондый тәҗрибә Краснодар краенда инде үткәрелгән. Анда җаваплылыкка тартырга мөмкин булган кешеләрнең йөзләрен таный торган мәгълүмат базасы оешкан. Бүгенге көндә җәяүлеләр өчен штрафның күләме - 500 сум. Әгәр дә ул исерек хәлендә булса, 1000 сум түләтәләр. Сүз уңаеннан: Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының психиатрия буенча штаттан тыш белгече Зураб Кекелидзе машина йөртү таныклыгын 21 яшьтән генә бирә башларга кирәк дип белдерә. Аныңча, 21 яшькә кадәргеләрдә кеше үләргә дә мөмкин дигән курку хисе юк.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев