Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәүһәрләр табы­ла­ вакыт белән

“Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестивале быел сигезенче тапкыр уздырылды. Биредә үзенчәлек­ле йолалар, халыктан эз­ләп табып алынган ка­бат­ланмас җәүһәрләр белән танышырга мөм­кин. Халык ансамбльләре бик үзенчәлекле чыгышлар әзерләп килгәннәр. Бәйге башланганчы Биек­тау районы Шәпше мәдә­ният йорты фойесында кул эшлә­реннән күргәз­мә, татар ки­тап­лары, хатын-кызларның мил­ли бизәнү әйберләре сәү­дәсе, урамда коймак белән чәй өстәле әзерләнгән иде. Сәй­ләннән бәйләнгән күз явын алырлык чәчәк-вазалар – Биектау районы Айбаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Тылсымлы сәйлән” түгәрәгендә шө­гыль­ләнүчеләрнең иҗат җимеш­ләре. Мәдәният йорты директоры Кадрия Насыйбуллина сөйләгәнчә, тү­гә­рәк­не кул остасы Гүзәл Хәми­дуллина җитәкли. Мон­да балалар да, өлкән­нәр дә сәйлән белән эшләр­гә өйрәнә. Бак­саң, сәйлән­нән гөлләмә­ләр генә түгел, искиткеч тамашалар да әзер­ләргә була икән. Фес­тивальгә тәкъдим ител­гән чыгышларны караганнан соң, әнә шундый фикергә килдек. “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры фес­тивале кысасында быел 52 кол­лективның иҗат җи­меш­лә­ре белән таныштык. Татар халкында онытыла төшкән йолаларны кире кайтару, алар­ның тарихы белән таныштыру юнәле­шен­дә алып барылган бә­һасез зур эш бу. Гореф-гадәтләрне кабат халыкка кайтару өчен күп эзләнергә, күп өйрәнер­гә туры килә. “Бәйгене халыкара традицион стандартлар буенча оештырабыз. Казан татарлары, ке­рәшен һәм мишәр­ләрдә сак­ланып калган һәм булган матур йолаларны күр­сәтә­без. ”Түгәрәк уен”да күб­рәк районнарның катнашуын кө­тәбез. Җиңүче­ләр 5 август көнне Казан Крем­лендә үтә­чәк зур чарага чакырылачак. Шуңа да бәй­гегә нинди чыгыш алып ки­лүегез мөһим. Бәетләр, мө­нә­җәтләр әйтер­гә, уен коралларында уйнарга да мөм­кин”, – диде бәйгегә фатиха биреп, чараның жюри рәисе, республика традицион мәдәниятне үстерү үзә­генең әйдәп баручы фәнни хезмәт­кәре Эльмира Каюмова. “Бала туа бүген. Имән­дәй нык була, чыршыдай төз булсын, ипиле-тозлы булсын”. Бу – яңа туган баланы мунчада коендырган вакытта әйтелә торган сүз­ләр. Биектаулар әнә шулай йортка бала кайту, аны юындыру һәм исем кушу йоласын күрсәттеләр. Те­ләче районындагы Югары Мәтәс­кә авылының “Фазыл чиш­мәсе” фольклор ансамбле аулак өйдә йон эрләү, канат сыдыру күре­нешлә­рен сәхнә­ләш­терде. Алай гына да түгел, авылларында челтерәп агучы чишмәнең җырларда җырлана торган ”Фазыл чишмәсе” булуын, ул җырның ничек язылу тарихын да бәян иттеләр. Гармунчы Оркыя Ибраһимова Югары Мәтәскә авылына кайтып йөргән. Казанга килгәч, Сибгат Хәким­нән үзенчәлекле чишмә турында шигырь язуын үтен­гән. Әнә шулай җыр туган. Бак­саң, чишмә бүген дә тәмле суы, челтер тавышы белән күпләрне сөендерә икән. Аларның чыгышын жюри аерым бәяләп үтте. “Телә­чедән моңа кадәр бу дәрә­җәдә үк яхшы чыгыш әзер­ләп килгән­нәре юк иде әле”, – диделәр бәйгегә нәтиҗә ясаганда. Юта­зы районыннан килгән “Сердәш” фольклор ансамбле катык тәм­ләү бәйрәме уздырды. Әче катык, тәмле катык, кызыл чөгендерле катык оетканнар икән. Кубызда уйнап, чишмә буенда бәйрәм ясадылар. Кама Тамагы райо­ны­ның “Тау ягы” ансамбле “Печән өсте” кү­ренеше, Пит­рәч районының “Зө­бәрҗәт” фольклор ансамбле “Өй юу өмә”сен, Яңа Чишмә районыннан “Сепарат аерту” кү­ре­нешен, Апас районы – “Угыз бәй­рәме”, Тукай районы “Сыер сак­лау” кү­ренеш­­ләрен сәхнәгә яңа­дан кайтару өчен шактый тырышлык күрсәткәннәр. Апас районы “Са­дә” фольклор ансамбле корама юрган сыру йоласын күрсәтеп шаккатырды. Корама юрган килен сандыгына кергәнче күпме күңел җылысы белән эш­ләнелә икән. Фольклор ансамб­ленең җи­тәкчесе Земфира Мө­хәм­­м­әтҗа­но­ва әйтүенчә, алар ел да бу фестивальгә ныклы әзерлек белән киләләр. “Без фестивальдән кайтуга, киләсе елга нәрсә әзер­ләрбез икән дип уйланып йөри­без. Узган ел Бакырчы авылының килеп чыгышына бәйле бакыр эшләү йоласы белән таныштырган идек. Корама юрган эшләүне күрсәтү өчен байтак эзләнергә һәм сорашырга туры килде. Без – ансамбльдә 15 кеше, күбесе лаек­лы ялдагы апалар. Киләчәктә балаларны, яшьләрне дә тартырга уйлыйбыз. Ансамб­лебезнең 40 еллык тарихы бар”, – диде ул. Фольклор бәйрәме өлкән буынның хәтер-хатирәләрен кузгаткан бәйге булып кына калмады, балалар коллективларының күп­ләп катнашуы фестивальне тагын да җанландырып җибәрде. Каз бәбкәләрен саклау, кургаш кою, сыер көтү, угыз сые бала-чагадан башка уза димени?! Биектау районының “Күңелле балачак” ансамбле катнашында курыккан балага куркулык-кургаш кою йоласы (таң сулары алып, анда кургаш эретеп) үзгә бер җылылык белән тәкъдим ителде. Кайбер районнардан берничә фольклор ансамбле килү – шулай ук зур күрсәткеч. Димәк, йолаларны барлау буенча мәдәният хез­мәткәрләре зур эш алып бара. Мәсәлән, Саба районыннан “Сөмбел” халык биюе ансамбле, “Тулган ай”, “Зиләйлүк” фольклор ансам­бль­ләре катнашты. “Зиләй­лүк”нең бирнә тутыру йоласы үзгә бер җанлылык белән тәкъ­дим ителде дисәм, һич арттыру булмас. “Заманында безнең якта сөйләм үр­нәкләре җыеп өйрән­гән булганнар. Шул хезмәт безнең кулга килеп керде. Шунда Шекше, Алан-Елга авылларында аклашу-вәгъдәләшү, сөлге, тастымал, намазлык әзерләү турында язылган иде. Без аны сөенә-сөенә, зур табыш тапкандай куанып кулландык”, – дип сөйли Шекше мәдә­ният йорты мөдире Ләйсән Хисмәтова. Фольклор фестивалендә йолаларны тергезү генә түгел, халыкта яшәп килгән такмак әйте­шүне барлау уңаеннан да зур эш алып барыла. Чүпрәле райо­нының Иске Шәйморза авылындагы “Сөмбелә” ансамбле такмак әйтештә сыната торганнардан түгел. Ансамбль җитәк­чесе дистә еллар дәвамында балаларны да, өлкәннәрне дә үзенә тартып тора. “Иске Казан түгәрәк уены” – әнә шулай берләштерә торган бәйге ул. Бәйге шартлары буенча, беренче урынны алучылар август аенда кабат Казанга җыйнала. Калганнарга исә әле осталык мәктәбе буенча шактый дәресләр алырга кирәк булачак. Сөйләм, кием мәсьәләсендә дә сөйләшеп аңлашасы, фикер­ләшәсе бар әле.
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев