"Җәмгыятькә мөселман модасы ныграк үтеп керә башлагач, милли кием темасы аеруча актуальләште" - Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Татар хатынының чәчен каплап йөрүе ул борынгы заманнардан ук килгән, моның өчен төрки халыклар тезмә, көянтәле чулпы кебек бизәнү әйберләре кулланган. Бүген татар хатыны бу максаттан яулык, хиҗап куллана башлады. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә милли һәм дини кием мәсьәләсенә фәнни яктан якын килеп ачыклык кертте. Лекцияне КФУның Ислам мәгарифен һәи исламиятне үстерү ресурс үзәгенең "Исламика" лекторие оештырган иде. “Җәмгыятькә мөселман модасы ныграк үтеп керә башлагач, милли кием темасы аеруча актуальләште, татар хатын-кызы ничек киенергә тиеш дигән бәхәсләр дә көчәйде. Хиҗап бик актуаль проблемага әйләнеп китте. Аны кабул итә алмаучылар, көнчыгыш модасы дип санаучылар бар, – ди Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. – Минем бер аспиранткам таҗик костюмы буенча диссертация яклады. Мөселман киемнәрен беренче чыганаклардан башлап өйрәндек. Коръәндә без хиҗапка хәзер салынган мәгънәне тапмадык, анда кием элементы буларак хиҗап юк. Бу кием турында бәхәсләр махсус уйлап табылган булырга да мөмкин”. “Этник костюмга юнәлеш тотсак, хатын-кыз йөзен томаламаган, ә чәчен томалаган, чөнки чәчкә негатив әйберләр чәчтә сакланырга мөмкин дигән аерым мәгънә салынган. Чәчне каплау, чәчтә тезмә йөртү, чәчләргә төркилектән килгән мөнәсәбәт мөселманлыкта да сакланган”, – ди галимә. Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова пәрәнҗәне, хиҗапны ислам белән генә бәйләп карап булмаганлыгын әйтә: “Бу кайбер төбәкләрнең аерым алган гарәп илләренең, традицион киеме, аларда бик кызу, томаланып йөрмәсәң – янып бетәсең. Бу традицион кием элементларын башка халыктан күчереп алу һәм дини дип санау, башка халык мәдәниятенә күчерү дөрес түгел. Чөнки безнең традицион костюм гарәп киеме рәвешендә түгел. Татар хатыны беркайчан да пәрәнҗә кимәгән. Монда традиция тәэсире һәм дөньяга караш белән бәйле. Яулык бәйләү яки бәйләмәү дә һәркемнең үз эше. Без хәзер уңайлы кием киябез. Киемдә дөньяга карашның чагылуы – ул шәхеснең инидивидуаль үзенчәлекләренә бәйле. Кешенең үзен ничектер күрсәтәсе килә – кемдер татарлыгын, кемдер динилеген, кемдер үзен Европалы итеп күрсәтергә тырыша. Мин барыбер шул позициядә торам – XXI гасырда кешенең нәрсә киеп йөрисен үзе хәл итәргә хакы бар”, – ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: