Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җәмгыятькә файда китерергә тырышабыз" - Рөстәм Абдулманов

Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе – уникаль проект. Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәре, Саратов шәһәренең “Яңарыш” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рөстәм Абдулманов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында шулай дип белдерде. Искәртеп үтик: кичә мөселман лидерлык мәктәбендә катнашучылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

“Лидерлык мәктәбе – уникаль проект. Беренчедән, монда төрле төбәкләрдән кешеләр җыелган, икенчедән, Россия мөселман өммәтендә шактый танылган лекторлар чыгыш ясый. Аларны ишетү бик кызык булды: алар академик дәрәҗәдә сөйләшә, фикерләү өчен азык бирә. Гамәлгә ашырасы килгән яңа идеяләр барлыкка килә”, - дип белдерде Рөстәм. Аның әйтүенчә, үзара аралашу нәтиҗәсендә каядыр үзенчәлекле проектлар тормышка ашырылуын беләсең. “Без аларны үзебездә кулланып карап булыр, шул ук вакытта безнең тәҗрибә, бәлки, башкаларга да файдалы булыр иде дигән фикергә киләбез”, - диде Рөстәм Абдулманов.

Саратов өлкәсендә Ислам дине торышына килгәндә, Рөстәм билгеләп узганча, Советлар Союзы таркалгач, дин тотучы мөселманнар саны арткан. “Әлхәмделиллаһ, яулыклы хатын-кызлар артты, мәчеткә йөрүчеләр күбәйде. Безнең Татарстан белән охшашлык бар. Бездә шулай ук бер мөфтият. Дини, белем бирү эшчәнлегеннән тыш, күләмле социаль эш үткәрелә. Иҗтимагый оешмалар эшли, шул исәптән хатын-кыз оешмалары да бар. Мәдәни-мәгърифәтчелек эше дә уздырыла. Бу юнәлештә, шулай ук, җәмгыятькә файда китерергә тырышабыз”, - дип белдерде Саратов егете.

Рөстәм Абдулманов Саратов шәһәрендә бер Җәмигъ мәчете генә булуын, хәзер инде аның теләгән барлык кешене сыйдыра алмавын, шуңа күрә тагын бер мәчет төзү ихтыяҗы туганын әйтте. Ә, гомумән, Саратов өлкәсенә килгәндә, казах, татар компонентлы авылларда мәчетләр булуын билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев