Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәлилчеләрне искә алу чарасы

Уфаның “Ихлас” мәчетендә Җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте. Бу хакта “Кызыл таң” газетасы хәбәр итә.

Җәлилчеләр батырлыгын искә алу акциясендә җәмәгать оешмалары, ветераннар, руханилар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, сәнгатькәрләр һәм башкалар катнашты. Мөхәммәт хәзрәт Галләм, чараны ачып, каһарманнар рухына атап дога укыды. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” иҗат төркеме Муса Җәлилнең чорында популяр булган һәм шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар башкарды.  Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов шагыйрьгә багышланган “Кояшлы җырлар” шигырен укыды. Чарада “Хәтерлим” дигән фильм да күрсәтелде.

Искә алу кичәсендә, шулай ук, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Динә Морзакаева, әлеге кичә проектының авторы, режиссер Ренард Хантимеров чыгыш ясадылар, Гаян Арсланов шигъри юлларын ишеттерде. Хәтер кичәсе ахырында мәчет каршында җәлилчеләрнең якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды, күккә 11 кызыл шар очырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев