Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Җәлил укулары"на Германия һәм Чехия галимнәре килә

Ике көн дәвамында - 18-19 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда "Җәлил укулары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан һәм чит илләрдән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
  • "Җәлил укулары" Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.
Конференциядә шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак.
  • Конференция 18 сентябрьдә - Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак.
"Татар-информ" "Җәлил укулары" 2018 елдан Россия күләмендә узарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев