Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Җәлил укулары” I Халыкара әдәби бәйгесе игълан ителде

«Җәлил укулары» I Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйге әдәби сүзгә кызыксыну уяту, сәнгатьле сүзнең матурлыгын җиткерү максаты белән уздырыла. Бәйгедә Муса Җәлил әсәрләрен татар, рус һәм төрле халык телләрендә башкарырга мөмкин. Шулай ук Муса Җәлил турында, яшь җәлилчеләр турында, сынлы сәнгать аша күрсәтү юлы белән эшләр башкарырга һәм Җәлил белән бәйле урыннар буйлап, читтән торып экскурсия оештырырыга була. Өч яшьтән 25 яшькә кадәр теләге булган һәркем бәйгедә катнаша ала. Ул дүрт этаптан торачак: җирле, өлкә, ярымфинал, финал булачак. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татарстан–Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Муса Җәлил музей-фатиры һәм “Казан” милли мәдәният үзәге оештыра.
татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев