Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәлил хәзрәт Фазлыев халык "татар мәчете" дигән сүздән курка дип саный

Безгә татар мәчете дигән сүздән курыкмаска кирәк – Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта белдерде. Ул Россия төбәкләрендәге мәчетләрдә татар теле дәресләре кертү хыялы булуын билгеләп узды. “Татар имамнары форумы да шушы максаттан оештырыла. Координацион совет та шул максаттан төзелде. Без нигәдер татар мәчете дигән сүздән куркабыз. Ә әрмән чиркәве дигән төшенчә бар бит. Алар ял көне әрмән графикасын да, телен дә өйрәтәләр. Безгә татар мәчете дигән статусны күтәреп, татарча сөйләшерлек итәсе иде. Иркутскига, Магинтогорскига барган идем. Мәчетләргә килгән әбиләрдән “нигә оныкларыгызны алып килмисез” дип сорадым. Игътибар итсәгез: конгресс чараларында, “Ак калфак” чараларында да өлкән яшьтәгеләр күп. “Нигә балаларыгызны, оныкларыгызны алып килмисез” дип алардан да сорыйм”, - ди Җәлил хәзрәт. Ул иврит телен мисалга китереп, кайчандыр аның да юкка чыкканын, әмма аннан телне бер кеше күтәргәнен искәртте. “Безгә дә әкрен генә күтәрә тору кирәк. Болгар ислам академиясе ачылу белән, координацион совет яңа сулыш алмасмы икән дип торам мин. Безгә татар мәчете дигән сүздән курыкмаска кирәк”, - дип тәмамлады фикерен Баш казый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев