Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Җәлил бистәсендә балалар бакчалары арасында "Юл кагыйдәләре әлифбасы" бәйгесе үтте

Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында "Юл кагыйдәләре әлифбасы" дип исемләнгән конкурс үткәрелде, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.

Аерым алганда, конкурста 6 балалар бакчасы катнашты. Беренче урынны 5 нче санлы "Әкият" балалар бакчасы, икенче урынны 1 нче санлы "Березка" балалар бакчасы алды, өченче урын "Аленушка" үзе яулады. Әлеге чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтергә, кагыйдәләр таләпләрен үтәүнең мөһимлеген аңнарына сеңдерергә, команда рухы тәрбияләргә булыша, дип саный педагоглар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев